news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иделдә капланган көймәдән егылган хатынның кулы винт астына эләккән

news_top
Иделдә капланган көймәдән егылган хатынның кулы винт астына эләккән
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Яшел Үзән районының Васильево бистәсе тирәсендә Идел елгасында моторлы көймә әйләнеп капланган. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» яза.

Ир белән хатын көймәгә утырып, елгага чыга. Моторлы көймә причалдан китә башлагач, әйләнеп каплана. Ир дә, хатын да суга егылып төшә.

Шул чакта хатынның кулы көймәнең винты астына эләгә. Кулы яраланган хатынны травмпунтка илтәләр.

Ир-атның күкрәк читлеге имгәнә, тик ул хастаханәгә ятудан баш тарта, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар