Татарстанның Югары Ослан районында ял базасы янындагы понтонда бер хатын-кызны гидроцикл таптаган. Аны идарә иткән 35 яшьлек ир-атка карата чикләү чарасы үзгәртелде. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Үзәк төбәкара транспорт тикшерү идарәсе хәбәр итә.
Фаҗига 29 июльдә Иделдә, «Рыбкин дом» ял базасы янында була. Гидроцикл йөртүче понтондагы 49 яшьлек хатын-кызны бәрдерә. Хатын-кызның балтыр сөяге сына.
Тикшерү версиясе буенча, гидроцикл йөртүче исерек була, аның кече күләмле судно белән идарә итү хокукы булмый. Һәлакәттән соң ук гидроциклчы вакыйга урыныннан киткән һәм транспортын яшерергә маташкан. Соңрак зыян күргән хатын-кызның аягын ампутацияләргә туры килгән.
35 яшьлек ир-атка хулиганлык һәм сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян китерү турында җинаять эшләре кузгатылган. Башта ул өй арестына җибәрелгән, хәзер исә гаепләнүче сак астына алынган һәм тикшерү изоляторына җибәрелгән, дип яза «Татар-информ».