Түбән Новгородта гидроцикл йөртүче су керүчеләр өстеннән узган. Беренчел мәгълүматлар буенча, 2 кеше зыян күргән. Бу хакта «BAZA» «Телеграм» каналы яза.
Идел елгасында X-Waters йөзешен оештыручылар көймәләрдә карап йөргән, әмма алар ни өчендер нәкъ менә кешеләр өстеннән үк йөзеп үткән узышчыга комачаулый алмаган. Ир-атның артыннан кусалар да, тота алмаганнар.
Бәхеткә, беркем дә җитди зыян күрмәгән, шулай да машина берничә кешегә тиеп узган.
«Ул псих минем аякларны эләктереп узды, уң аякның үкчәсен бәрдем, сул аякның балтыры тырналды. Мин судан чыктым да коткаручыларга «Нинди җүләр ул?!» дип кычкырдым һәм йөзүемне дәвам иттем», – дип сөйләгән бер йөзүче.
Полиция гидроцикол йөртүчесен эзли.