news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иделдә әйләнеп капланган көймәдәге 4 кеше һәлак булган, 3 кеше имгәнгән

news_top
Иделдә әйләнеп капланган көймәдәге 4 кеше һәлак булган, 3 кеше имгәнгән
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Казан янында Иделдә әйләнеп капланган көймәдәге 4 кеше һәлак, 3 кеше исән калган. Бу хакта «Татар-информ»га РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Ведомство мәгълүматларына караганда, фаҗига Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсе янында булган. Биредә 7 кеше утырган көймә әйләнеп капланган.

«3 кеше котылган, 4 кеше батып үлгән. Вакыйга урынына коткаручылар һәм ДИМС инспекторлары чыгып китте. Су өстендә 2 кешенең мәете табылды, тагын икесен эзләү дәвам итә», – дип аңлаттылар ведомствода.

Якынча белешмә буенча, пассажирларда коткару жилетлары булмаган. Моннан тыш, 6 кешегә исәпләнгән көймә артык йөкләнеш белән юлга чыккан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар