news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иделдә әйләнеп капланган көймәдә өч кеше һәлак булган

news_top
Иделдә әйләнеп капланган көймәдә өч кеше һәлак булган
Фото: https://t.me/zmsutskr

Ярославль өлкәсендә Идел елгасында әйләнеп капланган көймәдәге 3 кеше һәлак булган. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Фаҗига Поляны авылы тирәсендә була. Судно-көймәдә 4 ир-ат Иделгә чыга. Аннары көймә әйләнеп каплана. Ир-атларның берсе генә котыла алган. Ул ярга кадәр йөзеп чыга һәм фаҗига турында хәбәр итә.

Югалган ир-атларның мәетләрен водолазлар тапкан.

Җинаять эше ачылган, тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар