news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иделдә дүрт балыкчы берьюлы батып үлгән

Иделдә дүрт балыкчы берьюлы батып үлгән

news_top
Иделдә дүрт балыкчы берьюлы батып үлгән

28 мартта Түбән Новгород өлкәсендә Идел елгасында бозлы суда батып, дүрт балыкчы ир-ат һәлак булган. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Түбән Новгород буенча идарәсендә сылтама белән  «Вести» каналы хәбәр итте.

Ир-атлар Балахна шәһәре тирәсендә балык тотарга җыенган. Аларның һәлакәткә очравы хакында хәбәр иртәнге сигезләр тирәсендә килгән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, алар үзләре ясаган моторлы көймәдә суга чыккан. Көймә бозга бәрелгән һәм капланган. Су агымы балыкчыларны төпкә алып төшеп киткән.

Коткаручылар бу урынга унынчы яртыда килеп җиткән. 58 яшьлек ир-ат мәетен 50 минуттан су астыннан табып алганнар. Көймәне дә ярга чыгарганнар. 

Көндезге берләр тирәсендә тагын бер ир-атның мәете табылу турында билгеле булды. Тагын ике ир-атны әлегә таба алмаганнар. Алар хәбәрсез югалган дип исәпләнә. Тик коткаручылар бу кешеләрнең исән калу ихтималы юк, дип белдергән.

Коткаручылар фаҗига булган урыннан видео күрсәтте.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар