Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Идел” журналы баш мөхәррире Радик Сабиров: “Яшь буын язучылар пассив, әмма бездә әле уку культурасы бар”

Язучы яшьләр бармы? Басма матбугатның роле нинди? Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуарлар буынын алмаштыручылар килгәнме әле? Болар хакында “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенə “Идел” журналының баш мөхәррире Радик Сабиров сөйләде.

news_top_970_100
“Идел” журналы баш мөхәррире Радик Сабиров: “Яшь буын язучылар пассив, әмма бездә әле уку культурасы бар”

– “Идел” журналы нинди аудиториягә юнәлтелгән, ул кемнәр өчен чыга?

– Ул, беренче чиратта, яшьләр журналы буларга тиеш һәм шундый максат белән ачылган да. XX гасыр башыннан бирле татар яшьләре үз журналларын булдыру өчен көрәш алып барган. Аның нигезен әдәби әсәрләр тәшкил итәргә тиеш булган, Совет елларында да шундый көрәш барган. Без инде хәтерлибез - Зөлфәтләр, Разил Вәлиевләр яшьләр журналы кирәк дип, партия җыелышы вакытында листовкалар ташлаганнар. Күреп торабыз, яшьләр инициатор булган. 

Бер заман ул дүрт яки биш айга бер тапкыр альманах рәвешендә чыгып килгән. Даими рәвештә басылмаган. 

"Идел", беренче чиратта, яшьләр журналы булырга тиеш дип уйлыйм. Аның аудиториясе бүгенге көндә киң катлам укучыларына юнәлтелгән дисәк тә дөрес булыр.

– Киләсе ярты елда журналда нәрсәләр әзерлисез, нинди яңалыклар булачак? Нинди проектлар өстәләчәк?

– Безнең проектлар гел өстәлеп тора, сәхифәләрне, рубрикаларны даими рәвештә алмаштырып торырга тырышабыз, ләкин аның нигезе – әдәбият. Әмма бөтен журнал, элекке күләмдәге кебек, әдәбиятка гына багышланмый. Әдәби журналлар ул болай да бар, әйтик, “Казан утлары”. Без алар белән тартышырга да тиеш түгелдер инде.

Без социаль челтәрләрдә эшли башладык, сайтыбыз да яңартылды. Социаль челтәрләрдә 30 меңгә якын язылучы керә. Безне укып баручы дусларыбыз бар. “Вконтакте”, “Одноклассники” да укыйлар дип әйтер идем. Сүз уңаеннан, “Одноклассники”да күптән түгел генә актив эш башлап җибәрдек. Башта төбәкләр дә кушыла башлады, чөнки ул Татарстанда бик актив кулланыла дип әйтмәс идем. Популяр түгел. Әмма, баксаң, Башкортстанда бик популяр социаль челтәр икән ул. Һәм безне Башкортстан татарлары бик актив укый башлады.

“Китапханәләр актив рәвештә эшли башлаган: халык сериаллар карап арыган, күрәмсең”

– Хәзерге заман яшьләре әдәбиятка тартыламы?

– Яшьләр арасында әдәбият белән кызыксыну көчле дип әйтмәс идем мин. Шуңа күрә без иҗтимагый сәяси тормышны, мәдәниятне – барысын да яктыртып барабыз.

Даими төп проектларыбыздан исә, мактанып әйтә алабыз, “Әдәби суд” бар. Аңа кайтавазлар төрле, кемгәдер суд, хөкем итү ошамый. Әмма ул уен форматындагы чын тәнкыйди утырышларның берсе. Элек Казан федераль университетындагы “Әллүки” берләшмәсендә, редакциябездә уза иде. Без инде башка шәһәрләргә, районнарга даими рәвештә чыгу ниятен максат итеп куя башладык.

Әле күптән түгел генә Сабада булып кайткан идек, андагы яшь шагыйрәне тәнкыйтьләдек, иҗатын тикшердек, һәм мин шунда шаккаттым - бөтен әдәбият сөючеләр районның зур мәдәният йортына җыелган иде. Әдәбият сөючеләр, китапханәчеләр, хәтта укытучылар бераз үпкә дә белдерде: “Нигә безне чакырмадыгыз, нигә районның мәгариф идарәсе аша эшләмәдегез”, - диделәр. Шундый зур кызыксыну туар дип уйламаган идек.

Аннан соң Әлмәткә, Арчага барып кайттык. Арчада безне зур кызыксыну белән каршы алдылар, чөнки районда әдәби берләшмәләр эшләп килә. Эшләп килә дип әйтү, бәлкем, дөрес тә булмас, алар яңадан аякка басып килә. Китапханәләр актив рәвештә эшли башлаган: халык сериаллар карап арыган күрәмсең.

Шул китапханәләргә, клубларга җыелып сөйләшәләр, китаплар укыйлар, укыган әсәрләре буенча фикер алышалар. ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән журнал күп кенә район, авыл китапханәләренә таратыла. Сәфәрләр вакытында авылдагы китапханәләргә керәсең һәм, шаккатып, сокланып, шатланып карап торасың: “Идел” генә түгел, “Сөембикә”, “Казан утлары” һәм башка журналларның да тышлыклары тишкәләнеп беткән. Аларны укыйлар, димәк, бездә әле уку культурасы бар.

– Менә мондый “әдәби суд”лар оештырганнан соң, журналга инде проза, публицистик әсәрләрен, шигырьләрен җибәрүчеләр дә шактый җыелгандыр. “Идел”гә мәкалә язган кешеләр нәрсәне истә тотарга тиешләр? Бүгенге көндә иҗатчыларда нәрсә үзгәрде дип саныйсыз?

– Язучылардан яшь буын пассиврак. Мәсәлән, июнь санында бу мәсьәләне хәтта тикшердек тә, яшьләрдән фикерләр белештек. Алар: “Мин журналга әсәремне бирергә куркам”, - диләр. Тәнкыйтьләрләр, күп вакытта кире кайтавазлар булыр дип борчылалар. Әсәрне “Вконтакте” яисә “Инстаграм”га куям дип әйтәләр. “Анда мине сүгүче дә юк. Уңай фикерләр дә килә. Репостлар ярдәмендә укучылар да арта, дистәләгән, меңләгән укучылар укый безне”, - диләр. 

Мин аларга һәрвакыт киңәш итеп әйтә киләм: “Вконтакте”, “Инстаграм”га урнаштыру бераз гына куркыныч, чөнки автор хокуклары югалырга мөмкин. Репостлар булса ярый әле, кеше бит хәзер өйрәнеп бетте – күчереп куя да, авторы югала. Безгә авторы булмаган шигырьләр дә килеп керә! Яшьләрне менә шулай журналга тартырга тырышабыз.

Әлбәттә, иҗат җимешләрен биргәндә кайберәүләрдә “минем әсәрләргә кул тидермәгез, әйтәсе фикерне югалтмагыз” дигән теләк була. Ул куркыныч әйбер түгел. Без аны үзебезнең дусларыбызга, редколлегия әгъзаларына – Ркаил Зәйдулла, Рифә Рахман кебек танылган шәхесләргә, тәнкыйтчеләргә, язучыларга биреп җибәрәбез.

Кайвакыт бер генә сүзне төзәтсәң дә шигырьнең мәгънәсе югалырга мөмкин, бер генә сүзне үзгәртсәң дә, әсәр бөтенләй башка югарылыкта яңгырый. “Әгәр мине төзәтәләр икән, мин басылмыйм” дип, килешүчеләр дә, килешмәүчеләр дә бар. Шул ук вакытта безнең урта буын, өлкән буын актив. Яшьләр журналы икәнен алар онытып та җибәрәләр бугай. Аларның да яшьләргә, татарларга, милләткә багышланган язмалары бар, һәрдаим урнаштыра барабыз.

“Республикада тәрҗемә эше аксый, моны танырга кирәк”

– Яшь иҗатчыларның иҗатына бәя биреп китсәгез иде. Кайсы яклары ошый, ә кайсы яклары ошамый?

– Үзәктә мәхәббәт торса да, яшьләр арасында, тематика төрле. Узган елларда алдагы бер-ике ел элек мәгълүм проблемалар килеп чыккач, безнең туган телгә, милләткә багышланган әсәрләр шактый язылды. Укымышлы яшьләр бар, алар дөнья әдәбиятын дә, рус әдәбиятын дә укый, татар әдәбиятын әйтеп тә тормыйм инде.

Кайберәүләр актив кына тәрҗемә эшенә дә кереп китә башладылар хәзер. Шигърият казанында гына кайнамыйлар. Июнь санында Пушкинга багышланган тәрҗемәләр чыга, аның әсәрләрен Фәнил Гыйләҗев тәрҗемә итте. Шулай, Рүзәл Мөхәммәтшинның тәрҗемәләре һәрвакыт чыгып тора. Чөнки хәзер төрки дөньяда классикларны тәрҗемә итү тенденциясе бара.

“Идел” журналының рус вариантында татар әдипләрен тәрҗемә итәргә тырышабыз, аларны яктыртырга кирәк. Рус дөньясына чыгарырга тырышырга кирәк. 

Бу яктан караганда, республикада тәрҗемә эше аксый. Моны танырга кирәк. Грамоталы тәрҗемәчеләр бик җитеп бетми.

Социаль челтәрләр белән мавыгып китеп, басма матбугатны онытып җибәрәләр, шул ук “Казан утлары”, “Идел”, “Ялкын” журналында басылсаң, ул мәңгелеккә калачак. Без “Инстаграм” яки “Вконтакте” белән иртәгә нәрсә булачагын белмибез.

Яшьләр бөтенләй башкача тәрбияләнгән. Безнең кебек, Советлар Союзы гына яхшы ил дигән форматта тәрбияләнмәгән алар, киң кырлы карашлы. Һәм алар актив та. Төрле-төрле татар “тусовка”ларга карасак та, алар чыннан да милли. “Мин татарча сөйләшәм”дә, “Сәләт”тә дә актив булган яшьләрдән барысы да була. Әгәр дә син лекцияләр белән генә чикләнеп, тулай торагыңа кайтып яшисең, шимбә җиткән саен авылыңа кайтып китәсең икән, активлык турында бик сөйләп булмый. Шулай, мин үземнең студентларга да әйтеп килдем,практикантларга да, активрак булыгыз, моны өйрәнегез дип.

“Яшьләрнең тормышы актив кайнап торырга тиеш!”

– “Идел” журналына килгән әсәрләрне анализлап китә аласызмы? Нинди уңай һәм тискәре яклары бар?

– Әйдә, без сине бер “Әдәби суд”ка чакырыйк әле! Әсәрләр ничек анализлана – шунда карарга, тәгаенләргә мөмкин. Яшьләргә басым ясарга тырышабыз. Хәзер Рүзәл Мөхәммәтшин, Йолдыз Миңнуллина һ.б. да бер урта буын шагыйрьләргә әйләнеп бара. Аллага шөкер, яшь авторлар килеп чыга тора, алар бар. Шул ук Казан федераль университетында филология юнәлешендә укучы яшьләребез иҗат итә. Күптән түгел генә Миләүшә Гафурованы чыгардык, ул инде әзер шагыйрә. Аны Язучылар берлегенә дә алырга мөмкин. Лилия Хәбибуллина, Рәфидә Галимҗанова даими яза. Рус телендә Аделина Биккининаны аерып әйтеп була. Гөлгенә Гыймадова татар телендә дә, рус телендә дә яза.

Әлбәттә, бөтен әсәрләр дә басылмый, йомшаграклары да бар. Анализлап киткәндә, бүгенге көндә кызлар бик күп иҗат итә, һәм аларның иҗатында, элеккедән килгән традиция буенча дип әйтимме инде, һәрвакыт мәхәббәт темасы урын ала. Шул ук вакытта татар теле, милләткә багышланган шигърият тә бар. Прозага килгәндә, беренче чиратта, мәхәббәт, кемнеңдер акланмаган мәхәббәте, аерылышу темасы урын ала.

Пессимизмга бирелмәгән, позитив рухтагы әсәрләр дә булсын иде дигән теләктә калам. Публицистикада яшьләрнең төрле өлкәләр турында язган мәкаләләрен алабыз: шоу-бизнес та, театр да. Шөкер, талантларыбыз бар. Һәм аларны яктыртырга, күрсәтергә кирәк. Без инде тормышта начарлык, караңгы якларны эзләп, болай да төшенкелеккә биреләбез кебек. Ә менә уңай үзгәрешләрне дә күрергә мөмкин бит. Яшьләрнең тормышы ул актив кайнап торырга тиеш!

– Сезнең тарафтан яшьләрнең берлеге булырга тиеш, дигән фикер әйтелгән иде. Ул ни дәрәҗәдә чынга ашты яисә теләк-тәкъдим булып кына калдымы?

– Ул шартлы рәвештә генә аталган иде. Мин аны Язучылар берлегенә альтернатив оешма дип тә күзалламадым, яшьләрне җыеп тора торган үзәк булырга тиеш дигән фикерне җиткердем. Әле шушы көннәрдә Татар китабы йорты ачылды. Мин өметемне шушы йортка баглыйм. Аны ачу тантанасында күренекле шагыйрь Разил Вәлиев тә: “Менә монда килеп, “Идел” журналы белән берлектә әдәби кичәләр, әдәбиятка багышланган төрле чаралар узсын иде”, - дип теләк белдерде. Аның җитәкчесе Луиза Янсуар яшьләр белән актив эшли. Менә шундый актив яшьләребез дә булсын иде. Аларны яшь дип тә, өлкән дип тә булмый инде. Луиза кебекләр алар чыннан да талантларны күрәләр, әсәрләрен дә  җибәреп торалар , яшьләр белән уртак тел таба беләләр. Алар яшь талантлар ачу максатыннан әсәрләр тәкъдим итә.

Безгә Актаныштан гимназиясеннән һәрвакыт язмалар килеп тора, яшь язучылар Сабадан, Чаллыдан бар. Ә менә оешмага килгәндә, берләштерә торган үзәк булсын иде. Бездә оешмалар бар, мин аларны начар дип тә, артык яхшы дип тә әйтмим. Яшьләр үзәгендә бер конкурс оештырыла да, бер төркем шунда берләшә. “Сәләт” конкурсында бер төркем яшьләр берләшә кебек. Ләкин күреп торасың, исемнәр бер үк. Тегендә дә, монда да. Язучылар берлегенең яшьләр белән эшләүче секциясе бу юнәлештә активрак эшчәнлек алып барыр дип уйлыйм.

– Бүгенге көндә басма җурналистиканың роле нинди?

– Миңа калса,басма журналистика дигәндә, бетә дип, төшенкелеккә биреләләр. Мин дә бетә дип әйтер идем, ләкин бу сүзләр инде 20 ел элек яңгырый башлады. Күреп торабыз, басма матбугат әле дә чыга тора. Чөнки газета – журналлар кирәк. Менә язучы Вахит Имамовның гыйбрәтле сүзе бар: “Әгәр дә теге яки бу басманы 800 генә кеше укырга теләк белдерсә ул 800 кеше өчен булса да чыгарга тиеш”. Бу фикер белән килешәм, чөнки басмаларга кызыксыну бар, ләкин йөзәрләгән мең җыйган тиражлар белән чыгыштырырлык түгел. 800 кеше укырга тели икән, алар өчен булса да без чыгарырга тиеш дип.

Шунысын да искәртик: быел июль аенда “Идел” журналы чыга башлаганга 30 ел тула. Юбилей чаралары да көтелә. Шуңа багышлап, укучыларыбыз арасында “Идел” журналының конкурсын игълан иттек. Планшет кебек кыйммәтле бүләкләр уйнатабыз. Квитанцияләрне инде җибәрергә мөмкин. Июль ахырында нәтиҗәләр ясыйбыз.

Тагын бер конкурс бара, монсын да искәртеп китсәм файдалы булыр. ТАССРның 100 еллыгына багышланган конкурс игълан иттек, безгә шушы темага багышланган эссе һәм очерклар җибәрергә кирәк булачак. Приз фонды бик әйбәт. Акчалата бүләк, әйтик, беренче урынга 15 мең.

– “Идел” журналына контент җитәме?

– Контент җитә, бөтенләй чарасызлык дип әйтмәс идем. Әлбәттә, элеккеге дәрәҗәдә түгел. Элек бит редакцияләр олылар капчык-капчык хатлар алган дип сөйли, “Ялкын”, “Казан утлары”, “Идел” журналларына бик күпләп хатлар килгән булган. Хәзер инде аның кадәр үк җыелмый. Бәлки, ул сизелми генәдер, чөнки безгә электрон почта аша да җибәрәләр. 

Рус аудиториясе дә кызыксына башлады. Журналыбыз рус телендә дә, татар телендә чыга. Актив авторлар хәтта чит регионнардан да җитәрлек. Өелеп ятмаса да, бар.

Аннан соң үзебез дә дәүләт матбугаты булгач, дәүләт заказын үти Әгәр дә WorldSkills якынлаша икән, читтә калмыйча без аны яктыртырга тиеш. Узган ел Россия Президентын сайлау буенча да без актив эш алып бардык. Шуның өчен дәүләт тарафыннан бүләкләндек. Футбол буенча дөнья чемпионатын яктыртуга килгәндә, спорт темасына багышланган тулы бер журналны нәшер иттек. Шунда мин спорт темасына әдәби әсәрләр җитәр микән дип курыккан идем. Бар, авторларыбыз килеп чыкты. Өлкән буын авторлардан Рауль Мирхәйдәровның элек спорт журналисты булуын белми идем әле, аның “Советский спорт” кебек дәрәҗәле газеталарда эшләгәненә һәм аның футболга багышланган аның зур романы барына төшендек. Шуны бастырдык. Укучылар аптырады да, шатланды да. Шуңа күрә контент буенча проблема бар дип әйтмәс идем.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100