news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Идел Кыямов икенчегә әти булган

news_top
Идел Кыямов икенчегә әти булган
Фото: © «Интертат», Салават Камалетдинов

Танылган диктор, алып баручы, журналист Идел Кыямов һәм җырчы Сөмбел Кыямова икенчегә әти-әни булган.

Сөмбел һәм Идел Кыямовлар Ихсан исемле малай тәрбиялиләр. Шушы көннәрдә, аларның тату, матур гаиләләренә тагы да ямь өстәп, кызлары туган. Бу хакта социаль челтәрләрдә Идел Кыямовның әнисе журналист Мөршидә Кыямова хәбәр итә.

«Зур шатлыгыбыз белән уртаклашыйм әле. Безнең гаиләдә, ниһаять, кыз бала аваз салды!» – дип яза ул.

Мөршидә Кыямова куйган фотолардан аңлашылганча, кечкенә принцессага Гөлсем дигән бик матур исем кушканнар.

Кыямовлар гаиләсен әлеге куанычлы вакыйга белән тәбрик итәбез! Сау-сәламәт, үзегезгә игелекле бала булып үссен.

Фото: © Мөршидә Кыямованың ВКонтакте сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар