news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Идел Кыямов: «Эстрада артисты, укытучы һөнәрләрем исемлегенә тагын берәү өстәлде»

news_top
Идел Кыямов: «Эстрада артисты, укытучы һөнәрләрем исемлегенә тагын берәү өстәлде»
Идел Кыямовның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Танылган теле-радио тапшырулар алып баручы, диктор Идел Кыямов зур шатлыгы белән уртаклашты. Ул, ниһаять, дипломлы журналист булган.

«Аллаһка шөкер, дипломны тапшырдылар. Хәзер эстрада артисты, укытучы һөнәрләрем исемлегенә югары белемле журналист дигәне дә өстәлде.

Биш ел уку дәверендә ниләр генә булмады. Мәсәлән, төркемдәшем Энҗе ике тапкыр бәби табарга җитеште. Ә үзе кипарис кебек, сөбханалла.

Менә бу фотодагы кебек вакытлар да булды. Ярдәм иткән, терәк булган барлык кешеләргә зур рәхмәт.

КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе директоры Леонид Толчинскийның диплом тапшырганда мине «республика тавышы» дип атавы аеруча сөендерде», - дип язган ул.

Барлык дуслары да Иделгә дипломының рәхәтен күреп, алда тагын да зуррак үрләр яулавын теләгән. Бер төркемдәше аеруча нык ярдәм иткән күрәсең, үзенә аерым рәхмәт белдермәгәнгә Иделгә нык үпкәләгән. «Отписываюсь» дип тә куркыткан. Журналист Алинә Айдарова төркемдәшен «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына эшкә чакырып калган, үзен онытмаска кушкан. «Онытырсың сине», - дип елмайган Идел.

 

Фото: © Идел Кыямовның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар