Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Идел, Кырым, Себер татарларын төрле халык дип исбатларга тырышкан галим батып үлгән

Олег Балановский Башкортстанның төньяк-көнбатышында башкортлар яши дип тә исбатларга тырышкан иде.

news_top_970_100
Идел, Кырым, Себер татарларын төрле халык дип исбатларга тырышкан галим батып үлгән

Биология фәннәре докторы, Россия фәннәр академиясенең геном география лабораториясе җитәкчесе Олег Балановский батып үлгән.

Бу галим үз вакытында Идел-Урал, Кырым, Себер татарларын төрле халыклар дип исбатларга тырышып танылды. Аның фикерләрен тарихчылар да, генетика белән шөгыльләнүчеләр дә кире какты, әмма татар халкын аерырга һәм таркатырга теләүчеләр «бәйсез Мәскәү галиме» фикерләрен бик уңышлы файдаланды.

Олег Балановский шулай ук Башкортстанның төньяк-көнбатышында 7 ыруга караган башкортлар яши дигән фикерләре белән дә күрше республикада яшәүче татарларга каршы булып чыкты.

Олег Балановскийның фикерләре башкортлаштыру сәясәте тарафдарларының Башкортстанның төньяк-көнбатышында яшәүчеләрне, шул исәптән татарларны башкорт дип атарга тырышуларына «саллы» итеп кабул ителгән иде.

Кострома каналы язуынча, Олег Балановский Кострома өлкәсенә ял итәргә кайткан һәм 8, 10 яшьлек балалары белән су коенырга киткән. Пляжда булганда ул игътибарын башкага җәлеп итә, еракка йөзеп кереп киткән балалары бата башлый. Ул аларны коткарырга елгага керә, ә үзе йөзеп чыга алмый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100