news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Идел-йорт — 2026» театр коллективлары бәйгесенең төбәк этабы финалистлары билгеле

news_top

«Идел-йорт — 2026» төбәкара театр коллективлары конкурсының төбәк этабы финалистлары билгеле булды. Быел конкурста катнашу өчен Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән театр коллективларыннан 30дан артык гариза кабул ителгән. Конкурс сайлап алу нәтиҗәләре буенча 12 коллектив финалга узган. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Финалистлар исемлеге

  1. «Ялкын» татар үзешчән театр коллективы (Октябрьский шәһәре, Башкортстан Республикасы). Радиф Сәгъди пьесасы буенча «Сынган беләзек» спектакле. Режиссёр — Раушания Мирзанур кызы Фәезова.
  2. «Без» татар халык театры (Нефтекама шәһәре, Башкортстан Республикасы). Кәрим Тинчурин пьесасы буенча «Зәңгәр шәл» спектакле. Режиссёр — Илмира Минияр кызы Алетдинова.
  3. Киров өлкәсенең Малмыж шәһәре Үзәк китапханәсе каршындагы «Күңел чишмәсе» клубы. Әнгам Атнабаев пьесасы буенча «Ул кайтты» спектакле. Режиссёр — Сәрия Сөнгатулла кызы Хәлиуллина.
  4. Камышлы авылы татар халык театры (Самара өлкәсе, Камышлы районы). Наил Гаетбай пьесасы буенча «Үз хатыныма өйләнәм» спектакле. Режиссёр — Гүзәлия Гадихмәт кызы Шакирова. Җитәкчесе — Ризидә Могътәбәр кызы Төхбәтшина.
  5. «Хәят» татар халык театры (Башкортстан Республикасы, Яңавыл районы). Мирсәй Әмир пьесасы буенча «Тормыш җыры» спектакле. Режиссёр — Салават Сәлим улы Хәмзин.
  6. «Нур» татар халык театры (Башкортстан Республикасы, Шаран районы, Зирекле авылы). Флорид Бүләков пьесасы буенча «Карчыкларга ни җитми?» спектакле. Җитәкчесе — Руфина Рәис кызы Мөхәммәтшина.
  7. «Аяз» халык ансамбле - Халык иҗатының атказанган коллективы (Октябрьский шәһәре, Башкортстан Республикасы). Туфан Миңнуллин пьесасы буенча «Гөргөри кияүләре» спектакле. Режиссёр — Илдар Әзгам улы Хаҗиев. Җитәкчеләре — Галия Закир кызы Мусина, Лена Әхмәт кызы Салихова.
  8. «Бүләк» татар халык театры (Башкортстан Республикасы, Аскын районы). Гөлназ Котуй пьесасы буенча «Эзлибез сине» спектакле. Режиссёр — Редик Фирдәвес улы Ганиев.
  9. Санкт-Петербург татар театры. Ркаил Зәйдулла пьесасы буенча «Кызлар карый ярыктан» спектакле. Режиссёр — Линар Борис улы Хаҗиев. Җитәкчесе — Гүзәл Илдар кызы Хәмзина.
  10. «Нур» татар халык театры (Ульяновск шәһәре, Ульяновск өлкәсе). Равшан Шәриф пьесасы буенча «Килдем әле менә!» спектакле. Режиссёр — Җәмилә Зәйдулла кызы Мифтахова.
  11. «Мизгелләр» татар халык театры (Башкортстан Республикасы, Кушнаренко районы). Владимир Гуркин пьесасы буенча «Мәхәббәт күгәрченнәре» спектакле. Режиссёр — Энҗе Фәнзил кызы Гыймалетдинова.
  12. «Бердәмлек» татар халык театры (Ульяновск өлкәсе, Яңа Малыклы районы). Айгөл Әхмәтгалиева пьесасы буенча «Түгәрәкнең чите юк» спектакле. Режиссёр — Рәйсә Ислам кызы Шәкурова. Җитәкчесе — Гакыйль Хәсән улы Шәкуров.

«Идел-йорт — 2026» төбәкара театр коллективлары конкурсының төбәк этабы финалистларын бүләкләү тантанасы 7 декабрьдә Казанда була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар