Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Идел» фестивале: кайчандыр монда Элвин Грей һәм Илсөя Бәдретдинова катнашкан!

28 апрельдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Идел” халыкара татар-башкорт җыры фестивале узды. 2013 елда старт алган фестиваль нинди үзгәрешләр кичерә? Кайчандыр монда катнашкан Элвин Грей фестивальдә чыгыш ясау тәкъдименә нинди җавап кайтарган? Бу хакта - “Интертат” хәбәрчесе, КФУ студенты Ильяс Хаҗиев репортажында.

news_top_970_100
«Идел» фестивале: кайчандыр монда Элвин Грей һәм Илсөя Бәдретдинова катнашкан!

Минем моңарчы бер дә Татар дәүләт филармониясендә булганым юк иде. Журналист эше шул ягы белән кызык та инде ул. Син репортаж ясарга барган: урын, герой белән генә танышып калмыйсың, ә үзең тормышта беркайчан да аяк басмаган җирләргә килеп керәсең, гадәти тормышта беркайчан да күрә алмаячак җирләрне күрәсең, алар белмәгән вакыйгаларга тап буласың. Бу юлы да Тукай филармониясенең эчен, гади тамашачы күрмәгән серләрен белеп чыктым, филармония сакчысы белән таныштым, сәхнә артына кердем, артистларны күрдем. Эшемне шуннан башладым.

Аннан соң тамашачы залына юл тоттым. Ишек янында мине ике мөлаем гына кыз туктаттты. Билет сорыйлар. Ә мин: «Журналист!» – дим... Менә шулай залга да кереп киттем, беренче рәткә утырдым! Бу трюк гел эшли дигән фикергә килдем әле соңгы арада – менә хәзер бәлки гади тормышта да куллана башларга микән дип тә уйлап торам. Күптән түгел Клячкин хастаханәсендә Тукай үлгән бүлмәне җәмәгатьчелеккә күрсәткәндә шулай ук бер ханым: «Сез кая барасыз?!» - ди. Ә мин: «Журналист!» - дим. Берсүзсез керттеләр. Шулай итеп бүтән кеше көтеп торганда, мин Тукай үлгән бүлмәне беренче булып карап чыктым.

Ярый читкә киттем. «Идел» фестиваленә кайтыйк.

Әйе, тамашачылар залына кердем, шыгрым тулы зал: әбиләр концертны алып барган Зөлфәт Зиннурның һәр шаяруыннан көлә, хатын-кызлар җыр тыңлый, ә ирләр – башкорт солисткаларыннан күзләрен алмый. Бераз тыңладым да, тагын сәхнә артына киттем, шул арада каршыма очраган фестиваль җитәкчесе Бадамшина Лилия Әхмәтовна белән дә сөйләшеп алдык. Ул әлеге проектны 2013 елда үз көче белән башлап җибәрә. Аның белән әңгәмәне тәкъдим итәм:

Лилия ханым фестиваль турында берничә сүз әйтсәгез иде?

Фестиваль 2011 елда старт алды, еллар узган саен фестивальның популярлыгы арта гына. Катнашучылар өчен яхшы шартлар тудырабыз. Мәсәлән, фестивальдә катнашкан һәр артист шәһәр буйлап яшәү, ашау урыны эзләп йөрми, барысын җайларга тырышабыз. Хәзер билгеле бу яктан авыррак, ләкин шулай да хәлебездән килгәнчә уңай шартлар тудыру – безнең өчен мөһим шарт.

Бу елларда фестиваль нинди үзгәрешләр кичерде?

Нинди үзгәрешләр? Катнашучылар саны ел саен арта бара, бу елны да 100 артык гариза килде. Соңгы елларда республика ягыннан да ярдәм зур дип әйтергә кирәк. Рәхмәтемне бигрәк тә Бөтендөнья татар конгрессына, Мәдәният министрлыгына әйтәсем килә.

Ә фестивальгә кайсы республика күбрәк кызыксындыру белдерә? Кайсысыннан гаризалар күбрәк килә?

Әлбәттә, Татарстан! Аеруча балалар актив, без моңа бик шатланабыз.

Сәеррәк бу сүзләрне ишетү, күп кеше бит инде башкорт халкын моңлырак, җыр сөючәнрәк дип белә?

Безнең жюрида танылган башкорт операсы җырчысы Флера Кильдиярова моны гади генә: «Без – ялкау халык», - дигән иде. 

Фестиваль тамашачыга яңа исемнәр бирәме? Ничек уйлыйсыз?

Әлбәттә! Бер лауреатыбыз Англия операсында эшли. Шулай ук күпләргә таныш Илсөя Бәдретдинова бу фестивальдә катнашкан иде, соңрак 14-15 елларда Элвин Грей ике тапкыр лауреат исеменә лаек булды. Шулай ук Башкортостаннан булган Алмаз Хөсәенов бүген хөкүмәт чараларында актив катнаша, Рәфис Сирусин да үз концертлары белән төрле шәһәрләрдә чыгышлар ясый. Шуңа күрә миңа калса, фестиваль нәтиҗәле эш алып бара. Бу еларда без барыбыз гаилә булып беттек.

Элвин Грей дип әйттегез, аның, бу фестиваль сәхнәсенә чыгып, аны тагын да популярлаштыру теләге булмадымы?

Беләсезме әгәр кешенең теләге бар икән, ул килә. Мәсәлән, инде искә алган Алсу Әхмәтшина Англиядә эшләсә дә, гел фестиваль башланганда видеокотлау сүзләре җибәрә, шалтырата. Мин Радикка бервакыт үзем тәкъдим белән чыктым: «Радик бәлки килер, чыгыш ясар?» - дим. Телефонны аның директоры алды, аңа җиткерермен, диде. Бераз вакыт узгач, ул яңадан шалтыратты һәм алар миңа бер генә сүз әйтте: «Гафу итегез, без акча эшлибез...» Шуннан соң шалтыратмадым, чөнки җавабы инде ачык билгеле.

Лилия ханым белән сөйләшкәндә Кытайдан килгән кыз татар җыры башкарган икән, кызганыч, күрмичә калдым. Ләкин минем бәхеткә Кытайдан килгән тагын бер җырчы егет мин инде яңадан залга кереп утыргач кына сәхнәгә чыкты. «Китмә сандугач» җырын башкарды. Шәп башкарды!

Аннан инде бүтән җырчылар белән дә аралашып алдым. Менә мәсәлән Рәфис Сирусин һәм Алмаз Хөсәенов белән әңгәмә:

Үзегез белән таныштырыгыз әле, Рәфис?

Мин – Рәфис Сирусин, бүгенге көндә Башкортостанның Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенең солисты. Бу фестивальдә мин 2013 елдан катнашам. Шул ук елны катнашып, лауреат исеменә лаек булдым. Шул вакыттан бирле, традицияләргә таянып дип әйтик, ел саен Уфа шәһәрендә һәм Казанда үз концерт тамашабызны күрсәтәбез.

Бүген сез татар телендә дә, башкорт телендә дә җырладыгыз. 

Мин бүген ике җыр башкардым. Беренчесе – башкортча, «Томан» исемле, мин аны кечкенәдән яратып башкарам, ә икенчесе Рөстәм Яхин репертуарыннан шулай ук яраткан «Җырланмаган әле безнең җыр». Аны мин коллегам Гөлшат Гыйрфанова белән дуэтта башкардым.

Казанда чыгыш ясаганда нинди хисләр кичерәсез?

Казан тамашачысына мин бик рәхмәтлемен, гел алкышларын бүләк итәләр. Алга таба да шулай бергә булырга язсын.

Алмаз Хөсәенов:

Минем өчен «Идел» фестивале – ул зур конкурс. Яшь башкаручыларны үстерә бу фестиваль. Миндә үз юлымны бу фестивальдән башладым. 2017 беренче урынны яулый алдым. Хәзер Казанга күчкәч тә уңышлы гына иҗат юлымны дәвам итәм. Ваһапов, Әлфия Авзалова фестивальләренең Гран-при иясе, Татар моңы лауреаты. Менә шулай.

Татар тамашачысына нәрсә әйтергә телисең?

Халык җырларын яратып тыңлагыз, дуслар! Ул бит безнең ата-бабаларыбыз җырлаган җырлар, безнең моң!

...

Кичә барышында татар һәм башкорт җырчылары башкаруында популяр: «Су буйлап», «Әдрән диңгез», «Күңелемдә яз» һ.б бик күп җырлар яңгырады. Дуэтлар да булды, трио булып та сәхнәгә чыктылар. Концерт карадым кыскасы. Кызык булды...

Мин караңгы сәхнәдән кайтырга чыкканда, гримеркасыннан Зөлфәт Зиннур чыгып бара иде: «Аллага шөкер, бетте, хәзер ашыйсы гына калды инде!» – дип үз-үзе белән сөйләшә. Артистлар да концерттан соң кафега ашарга китте. Ә мин – ач студент! Ярый инде тулай торакта башкорт балы һәм Казанның өченче ипи заводы икмәге бар. Шулар белән чәй эчтем дә сезгә бу материалны язарга утырдым. Яшәсен бал! Яшәсен Казан икмәге! Яшәсен моң һәм татар/башкорт җыры!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100