Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Идел елгасында күрше республика прокуроры батып үлгән, ул йөзгән видео чыкты

news_top_970_100
Идел елгасында күрше республика прокуроры батып үлгән, ул йөзгән видео чыкты
Фото, видео: "База" телеграм-каналыннан

Чувашия Республикасы прокуроры Андрей Фомин батып үлгән. 

Беренче мәгълүматлар буенча, фаҗига 1 июльдә Идел елгасында ерак арага йөзү вакытында була. Көндезге сәгать 1 тирәсендә катнашучыларның берсенең хәле начарлана һәм бата башлый. Соңрак аның республика прокуроры Андрей Фомин булуы ачыклана. «База» шул турыда яза.

Аңсыз хәлдә булган Фоминны судан коткаручылар алып чыккан. Табиблар аны коткарып кала алмаган.

Билгеле булганча, Андрей Фоминның мондый йөзүләрдә беренче генә катнашуы түгел. Бу юлы ул 2 километр 200 метр дистанцияне йөзеп үтәргә җыенган. 

Фомин дистанциянең яртысыннан күбрәген үткәннән соң, кинәт аның хәле китә. Ни сәбәпле үлүе әлегә билгеле түгел.

Оештыручылар сүзләренчә, йөзүдә катнашучыларның һәрберсе табибларның рөхсәт итүе турында белешмә биргән, шулай ук иртән медицина тикшерүе узганнар.

  • Чабаксарда Идел елгасында Chebswim дигән ерак арага йөзеш ел саен үткәрелә. Катнашучылар 2200 һәм 4400 метр араны йөзеп үтә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100