news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Идел елгасында көймә баржага бәрелгәч, дүрт ир-ат югалган

Көймә зур тизлектә килә һәм баржага бәрелгәч, су астына төшеп китә.

news_top
Идел елгасында көймә баржага бәрелгәч, дүрт ир-ат югалган
Самара өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе

Самара өлкәсендә Идел елгасында көймә һәм баржа бәрелешкән авариядән соң, дүрт ир-ат югалган. Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига 14 августта кичке тугызынчы яртылар тирәсендә Рождественно авылы каршында Идел елгасында була. Баржа тагылган теплоход экипажы сүзләренчә, кече үлчәмле көймә зур тизлектә килеп баржага бәрелә һәм су астына төшеп китә. Көймәдә дүрт ир-ат була. Хәзерге вакытта ир-атларны эзлиләр. Суда баткан көймә дә әлегә табылмаган.

Тикшерү эшләре бара.

Куйбышев транспорт прокуратурсы белешмәсе буенча, баржага зыян килмәгән. Нефть продуктлары түгелмәгән, диелә хәбәрдә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар