Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Идел аша күпердә авариядә бер бала үлгән, ике кеше имгәнгән (авария мизгеле видеосы)

Фаҗига кичә кичке якта булган.

news_top_970_100
Идел аша күпердә авариядә бер бала үлгән, ике кеше имгәнгән (авария мизгеле видеосы)

Кичә кич белән Татарстанда М7 трассасының 780 нче километрында Идел аша күпердә коточкыч авариядә бер бала һәлак булган, ике баланы хастаханәгә озатканнар. Бу урыннан кадрлар «Татар-информ» сайтында чыкты.

Renault машинасы тулысына диярлек җимерелеп беткән. Шаһитлар сүзләренчә, яшь ярымлык бала һәлак булган, тагын бер бала, бер олы кеше авыр имгәнгән.

Социаль челтәрләрдәге белешмә буенча, авария Казанга таба бара торган юлда була. Имгәнгән балага 7 яшь. имгәнүче хатын - аларның анасы.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, Renault машинасы каршы як полосага чыга һәм Citroën машинасына бәрелә. Яшь ярымлык сабый урында ук үлә. Авариядә шулай ук биш яшьлек малай имгәнә. Ул авыр хәлдә, хастаханәдә ята, диелә хәбәрдә.

Авария мизгелен видеорегистратор камерасы төшереп алган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100