«Җидегән чишмә»нең өй туе: Рамил Муллин белән Рөстәм Галиев берләшмәне «түбәле» итте
Түбән Кама брендена әверелгән «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсе йортлы булды: хәзер ул Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры карамагында. Берләшмәнең «Үткән көннәр тавышы» дип аталган чираттагы кичәсе театрның 35 еллык юбилеен каршылап әзерләнгән. Журналист Раил Садретдиновтан «Интертат» өчен махсус репортаж.
«Җидегән чишмә»гә ярдәм кирәк иде
«Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсенең тарихы Түбән Кама шәһәре тарихыннан аерылгысыз. Гигант төзелешләр барган шәһәрдә татар җанлы бер төркем милләттәшләр берләшеп, 1981 елда эшләтеп җибәрә аны. Шул елларда берләшмә шәһәр халкын татарның бик күп күренекле шәхесләре – композиторлары, язучылары, артистлары белән таныштыра, аралаштыра. Кичәләрдә композитор Сара Садыйкованың, шагыйрь Наҗар Нәҗминең, Сибгат Хәкимнең, сынчы Бакый Урманченың, язучы Мостай Кәримнең һ.б. бик күп сәнгать әһелләренең булуы билгеле. Әдәби-музыкаль берләшмәне нәкъ шул елларда Гомәр Бәширов шигыренә композитор Сара Садыйкова язган һәм халык арасында бик тиз популярлашып киткән «Җидегән чишмә» исеме белән атый башлыйлар.
Түбән Кама театры режиссеры Рөстәм Галиевнең «Чаклар» дигән китабындагы мәгълүматларга караганда, «Җидегән чишмә»нең соңгы еллардагы кичәләре Минзәлә, Кукмара, Мөслим, Түбән Кама якташлык җәмгыятьләренә, Разил Вәлиев (2017 ел) һәм Әхсән Фәтхетдинов иҗатларына багышлап үткәрелгән. Ләкин чишмә нинди генә саф сулы, йөгерек булмасын, еллар үтү белән аның юллары да каплана, суы кими. Әдәби-музыкаль берләшмәнең заманында тулы залларда үткән кичәләре турында еш кына моңсулык белән искә ала башлыйлар һәм «Җидегән чишмә»нең юлларын кабат ачу, берләшмә эшенә яңа сулыш өрү турында уйланалар.
– «Җидегән чишмәне» яңарту өчен татар телле даирә кирәк. Безнең шәһәр әле татарча яши, эшли. «Җидегән чишмә»лек тамашачыбыз да, анда катнашырга теләүчеләр дә һәм аның белән кызыксынучылар да бар. Аны тагын да күтәрергә, яшьләрне җәлеп итәргә кирәк, дигән киңәш белән, районыбыз башлыгы Рамил Хәмзә улы Муллин театрыбызга мөрәҗәгать итте, һәм коллектив шатланып риза булды. Мин үзем «Җидегән чишмә» белән иң беренче тапкыр 1996-1998 елларда Камал театрында очраштым. Ике бүлектән торган зур тамаша булды. Алга таба Түбән Камага күчеп килергә туры килде һәм шул вакыттан кичәләрнең берсен дә калдырмыйча карап бардык. Аны әзерләүдә дә, сәнгати яктан бизәүдә дә катнаштык. Фотолар белән тулыландыру, экран бизәлеше белән шөгыльләнергә туры килде, – дип искә алды театр хезмәткәре Наилә Сабирова.
Кичәнең төп «ияләре»
30 ноябрь көнне Түбән Кама театрына килгән тамашачы сәхнә түрендә чын җидегән чишмәне күрә алды. Аның суы, челтерәп, улактан-улакка йөгерә-йөгерә, күпләрнең күңелләрен иркәләп торды. Ясалма гына булса да, чыныннан бернәрсәсе белән дә аерылмаган әлеге чишмә залга җыелган тамашачыларны үзләренең яшьлегенә, үткән көннәргә алып кайткандыр, мөгаен. Юкка гына кичә өчен «Үткән көннәр тавышы» дигән исем сайланмаган бит!
Берзаман залны шүрәлеләр, ияләр басты. Алар берәм-берәм төрле тишекләрдән чыгып, сәхнә түрендәге чишмә янына җыела башладылар. Түбән Кама театры – соңгы елларда татар мифологиясе белән нык мавыккан, аның төрле катламнарын күтәргән театрларның берсе. Биредә халык рәссамы Әхсән Фәтхетдиновка багышланган «Ияләр» дигән спектакль бар. Кичәне нәкъ менә әлеге тамаша геройлары башлап җибәрде. Алар сәхнә уртасында челтерәп утырган җидегән чишмә суына кулларын тидереп алуга, җанланып китәләр һәм күпләрне борчыган темалар турында сөйли башлыйлар. «Табигатькә якын кеше чистарак була. Кешеләрне бит үзләрен ремонтлыйсы бар. Зират – фикерләр җыелган изге урын. Шүрәле үлсә, халык та үлгән була. Дөнья төрлелеге белән матур», – дип алдан кисәтә кебек безне ияләр.
Кичәнең шулай тамашачыларны уйланырга мәҗбүр иткән, күп сораулар биргән фәлсәфи өзектән башланып китүе башта бик ошап җитмәсә дә, сәхнәдәге ияләр янына Түбән Кама театрының атасы, төп «иясе» – Рөстәм Галиев чыгу күп нәрсәләргә ачкыч бирде.
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры җитәкчесе Рөстәм Галиев: «Җидегән чишмә»безнең бертуктамый ага-ага шушы көнгә килеп җитүе һәм шул юлда булган күпме шәхесләр, иҗат кешеләре, әдәбият-сәнгать әһелләренең дә кайдандыр тавышы килгән кебек бүген. Безгә, ничектер, алардан килгән тавышны да югалтмыйча сакларга кирәк иде. Аларның тавышлары шәһәребезнең һәрбер почмагында, һәрбер агачында, һәрбер куаклыгында, я булмаса су агышында ишетелеп тора кебек. Шушы сәхнәдә «Җидегән чишмә»без кичәсенең дәвам ителүе аларга изге догаларыбызның берсе булып барып ирешсен иде. Амин!
Бу бинаның эчендә бик күп шәхесләрнең җаннары уелып калган. Без шушы урынны сакларга тиешбез. Бик күп шәхесләрнең язмышлары театрыбыз белән бәйләнгән. Аларны санап китү безнең максатларга керми. Бүгенге «Җидегән чишмә»без түрендә – театр артистлары. Безнең театрга багышланган бу кичәдә сүзебез сәхнәдән нәрсә дә булса сөйләү, мактану түгел. Безнең эчке дөньябыз – халәтебез, җаныбыз, рухыбыз аркылы барган һәрбер фикеребез – болар барысы да безнең спектакльләребезгә салынган, җырларыбызга салынган. Бүген дә артык сүзләр сөйләп тормыйча, кечкенә-кечкенә өзекләр аркылы булса да, күбрәк үзебезнең спектакльләребездән фикерләребезне әйтәчәкбез. Бу – безнең чын күңелебездән чыккан олы хисләр булыр».
Театрда «исемле» артистлар нигә аз?
Кичә чынлап та Түбән Кама театрында төрле елларда куелган спектакльләрдән өзекләр белән дәвам итте. Түбән Кама шәһәре тормышында гына түгел, татар театрлары арасында Туфан Миңнуллин исемендәге театрның урынын, ролен билгеләрлек лаеклы өзекләр сайланып алынган иде.
2024 елда театр үзенең 35 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Ул 1989 елда оешып китә. 1994 елда Түбән Кама шәһәр татар яшьләр театры дип, ә 1997 елда Түбән Кама татар драма театры буларак эшли башлый. 2007 елда театрга «дәүләт театры» статусы бирелә һәм «Түбән Кама татар дәүләт драма театры» була. 2012 елда театрга мәшһүр драматург Туфан Миңнуллин исеме бирелә, чөнки театр халык күңеленә иң беренче нәкъ менә аның әсәрләре аша юл яра башлый. Драматургның «Ак тәүбә, кара тәүбә» комедиясендә инде өченче буын актерлар алмашына икән.
Түбән Кама театры – Туфан Миңнуллин иҗатына игътибарлы булган, иң еш мөрәҗәгать иткән театрларның берседер. «Җидегән чишмә» кичәсендә дә драматургның «Ак тәүбә, кара тәүбә» спектакленнән тыш, «Гөргери кияүләре», «Яшьлек белән очрашу» спектакльләреннән өзекләр уйналды. Кыска-кыска өзекләр булса да, артистларның таланты шактый ачылды бу кичтә. Театрда нибары 24 актер эшли. Аларның һәрберсенә бу кичтә әллә ничә рольдә һәм образда чыгарга туры килде. Тамашачылар «Алтын битлек» номинанты булган, театрның әйдәп баручы артисты Алмаз Хөсәенов, Гүзәл Шәмәрданова, Юрий Павлов, Раушан Әсәтов, Рафил Зәйнуллин, Динар Терентьев, ТРның атказанган артистлары Гөлназ Фәхразиева, Физалия Гыйниятуллина һ.б. уеннарына, сәләтләренә сокланды. Шул ук вакытта, үзләрен игълан иткәндә, исемле артистларның аз булуына да игътибар итми калмагандыр. Моны кичәгә кунак булып килгән Түбән Кама районы һәм шәһәре башлыгы Рамил Муллин да әйтеп үтте.
Түбән Кама районы һәм шәһәре башлыгы Рамил Муллин: «Шушы тантаналы кичәдә булуыма бик шатмын. Беренчедән, без «Җидегән чишмә»не театр бинасына китереп, аның тормышын дәвам итәргә, дигән фикергә килдек. Өлкән буын, татар җанлы кешеләрбез башлаган эшне без дәвам итәргә тиеш. Бүгенге очрашуыбыз театрның түгәрәк датасына багышланды. Аның тарихы зур хезмәт һәм хәзинә белән тулы. Бүгенге театрыбыз – безнең зур байлык. Ике ел җитәкчелек дәверендә булдыра алганда килергә тырышам. Чыннан да, һәрбер тамаша – үзе бер нигъмәт, үзе бер тормыш. Моның артында зур артистларның, җитәкчеләрнең олы хезмәте ята. Аларга зур рәхмәт! Бүген исемле артистлар бик аз аталды. Бәлки, аларның һәрберсе дә дәрәҗәле исемгә лаектыр. Алар бик талантлы һәм зур байлыгыбыз дип саныйм. Форсаттан файдаланып, әлеге кичәгә кунак булып килгән һәм театрның үсешенә зур өлеш керткән Ркаил абыйга (Ркаил Зәйдулла) да рәхмәт әйтү кирәк.
Театр өчен сәхнәсе, җиһазы бик кирәк. Бүген 2 залыбыз бар. Тора-бара, театрыбызга яңа бина да кирәк булыр. Ләкин иң мөһиме – театрга зур хезмәт куйган, безнең арадан китеп барганнарның да кадерләрен белеп, искә алып шундый кичәләрне ясарга кирәк. «Җидегән чишмә»нең һәм театрыбызның дәвамы булырга тиеш. Шуңа күрә үтенечем бар, очрашулар бу сәхнәдә генә калмасын, яшьләр, балалар күбрәк килсен. Киләчәктә дә милләтебезгә хезмәт итеп, бәйрәмнәребезне бергә уздырып, матур кичәләрдә утырып куанышып яшәргә язсын».
Кичәнең иң дулкынландыргыч өлеше, мөгаен, төрле елларда Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында язучы Чыңгыз Айтматов истәлегенә багышлап куелган «Анам кыры», Ркаил Зәйдулланың «Нәгыймә», Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган «Яра» спектакльләреннән җыелган мозаика булгандыр. Талантлы актриса Гүзәл Шәмәрданова берничә минут эчендә Чыңгыз Айтматовның «Ахырзаман» әсәрендәге Акбүре, «Мәңгелек буранда»гы маңкорт улын очраткан Ана, «Анам кыры»нда баласын сугыш эченә озаткан анага әверелеп, тамашачыларны тетрәндереп, тирән драматик хисләр дулкынында калдырды. Аның «Анам кыры» спектаклендәге: «Җир-анам, ишетәсеңме? Әйт әле! Ана кешенең үз улын бер генә тапкыр күреп, күз тутырып карап калыр өчен шушы кадәр газапланган заман булганмы? Үз улы өчен өзгәләнгән соңгы ана булсам иде. Башка берәүгә дә салкын рельс кочаклап, башын шпалларга бәреп елап калырга Ходай язмасын», – дигән монологы залда утырган аналарны битараф калдыра алмады. Кичә ахырында, менеп, аңа махсус чәчәк тапшыручылар да булды.
Бер депутат юкмы арагызда?
Түбән Кама театрында инде берничә сезон «Бишегем» дигән балалар театр студиясе эшләп килә. «Җидегән чишмә» кичәсендә чыгыш ясау өчен, нәни артистлар Адилә Моисеева, Марсель Хөсәенов, Әминә Рамазанова туган тел турында шигырьләр сайлаганнар. Аларны сәхнәгә алып чыккан театр артистлары Нурсанә һәм Алмаз Хөсәеновлар үзәкләргә үтәрлек шигырьләр сайлап алганнар.
Нурсанә һәм Алмазның уллары, яшь артист Марсель Хөсәенов шагыйрь Рәфкать Шаһиев шигырен сөйләде.
«Асрамага туган телем бирәм!
Бер депутат юкмы арагызда?
Балаң сөйләшмидер, тик шулай да,
Ул тел булгандыр бит бабагызда?!»
Яшь артистның шигырен ТР Дәүләт советы депутаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла залдан утырып тыңлады. Түбән Кама театры – аның өчен дә бик кадерле урын. Соңгы елларда гына аның биредә берничә пьесасы куелды. Театрның соңгы премьераларының берсе – «Паспортлы Шүрәле» дә Ркаил Зәйдулла әсәре. «Җидегән чишмә» кичәсенә Казаннан шулай ук шагыйрьләр Илсөяр Иксанова, Ләбиб Лерон, Хәбир Ибраһим килгәннәр иде. Аларның һәрберсенең Түбән Камада бер пьесасы булса да куелган булып чыкты. Сәхнәгә котлау өчен чыккач, шагыйрь һәм драматург Ркаил Зәйдулла, иң беренче эш итеп, үзенә йөкләнгән зур миссияне башкаруны кирәк тапты. Ул Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче аксакал язучы Фәтхулла Абдуллинга ТР Төзүчеләр берлеге идарәсе һәм аның башлыгы Рим Халитов исеменнән «Татарстанның шәрәфле төзүчесе» дигән исем һәм шуның медален тапшырды.
– Беренчедән, бу бүләкне ТР Язучылар берлеге рәисе кулыннан алу зур мәртәбә булса, икенчедән, бу театрда минем спектаклем 5 ел барган иде. Шуңа күрә бу бүләк белән бүгенге бәйрәм– минем өчен икеләтә зур бәйрәм, – диде җавап итеп Ф.Абдуллин.
Язучы Ркаил Зәйдулла исә, «Җидегән чишмә»нең оешып китүен милләт тормышында милли-мәдәни күтәрелеш күрсәткече булуын әйтте.
Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла: «Бөтен Татарстанда милли-мәдәни уяну, күтәрелеш Түбән Кама шәһәреннән башланды. Түбән Кама дигәч, без иң беренче шушы татар күтәрелешен күз алдына китерә идек. Аның тарихы бик бай. Ул кичәләрне оештыручыларның һәрберсен зурлап телгә алып була. Рөстәм Галиевтан кала Рахмай Хисмәтуллин, Азат Зыятдиновларны һәм тагын тагын бик күп кешеләрне искә төшерер идем. Аларның мактаулы эшләре, милләтебез өчен бик кирәк булган гамәлләре – безнең күңелләрдә. Театр бераз соңрак гамәлгә куелды, ләкин аның тарихы да шушы «Җидегән чишмә» белән үрелеп барды. Шушы очрашуларда безнең Казан әдипләре белән бергә Уфаның да күренекле әдипләре – Наҗар Нәҗми, Мостай Кәрим, Әнгам Атнабайлар белән очрашулар, әлбәттә, өлкән буын милләттәшләребезнең күңелендә һаман сакланадыр.
Күптән түгел генә Казанда халык шагыйре Әнгам Атнабайга багышланган «Без белмәгән Атнабай» дигән китап чыкты. Ул яза: «Җидегән чишмә» – Түбән Кама өчен генә түгел, бөтен татар дөньясы өчен феномен булды», – ди. Аңа охшаган хәрәкәт бүтән халыкларда да, татар дөньясының башка төбәкләрендә дә булмады. Әдәби-музыкаль берләшмә эшенең яңа форматта дәвам итүен хуплыйм. Ул әле байый барыр, аңа яңа шәхесләр кушылыр, тамашачылар күбәер, ул элеккеге данын кире кайтарыр, дип өметләнәбез һәм шуңа ышанабыз да, чөнки безнең халыкның потенциалы, җегәре әле бетмәгән».
Кичәгә кунак буларак килгән шагыйрь Ләбиб Лерон исә театрга катлаулы фаҗигале тормыш кичкән шагыйрь Дәрдемәнд китабын һәм Мәдинәдән алып кайткан Коръән бүләк итте. «Җидегән чишмә»гә, театрга озын гомер теләде.
Берләшмәнең Түбән Кама театрына багышланган «Үткән көннәр тавышы» дигән кичәсе традиция буенча «Туган тел» җырын күмәк җырлау белән тәмамланды. 2,5 сәгать барган кичә ялыктырмады. Озак нотык тотучылар да, сүз әйтүчеләр дә булмады. Кичәне киләсе елда үзенең 35 еллыгын бәйрәм итәчәк театрның юбилей тамашасына әзерлеге дип кабул иттем. «Репетициясе» шундый оешкан төстә үткәч, юбилей кичәсе тагын да зуррак масштаблар таләп итә кебек сыман тоела...