Петербургта яшәүче ир-ат көнчелек аркасында хатынын үтергән. Әтиләре әниләрен чәнчеп үтергәнне аларның балалары күреп торган. Бу турыда «Комсомольская правда» Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.
17 яшьлек кыз полициягә шалтырата. Ул елый-елый, әтисенең әнисенә пычак белән һөҗүм итүен сөйли. Урынга хокук саклаучылар килгәндә, әни кеше үлгән була инде. Аның гәүдәсенә бик күп тапкыр пычак кадаган урыннар күренә.
39 яшьлек хатынны үтерүдә шикләнеп, аның 44 яшьлек ирен тоткарлыйлар. Бу ир-ат 2 баласының анасын көнчелек аркасында үтергәне ачыклана.
Ир-атның үзенең сул кулы киселгән, сеңеренә зыян килгән. Аны хастаханәгә алып киткәннәр. Тикшерүчеләр сүзләренчә, ир хатынын үтергәч, үз-үзенә кул салмакчы булган.
«Алар башта Песочныйда яши иде. Аннары шәһәргә күченделәр, сирәк аралаша башладык. Ләкин мин моңа барыбер ышана алмыйм. Идеаль гаилә иде: ата-анасы эшли, балалары бик яхшы. Кызлар да, Вика да бик кызганыч. Яхшы хатын, матур, акыллы иде», – ди бу гаиләнең танышлары.