Идеаль бию серләре: Франция короле балет биегән, классик балетны Чайковский язган
Бию хәрәкәтләрен кайда гына очратмыйбыз: эстрадада, театрда, кинода… Хәзерге җитәкчеләр балет биесә, ни дияр идегез? Ни өчен Франция короле кояш ролендә биергә яраткан? Нигә классик балет әсәрләрен Чайковский гына язган? Бу турыда инстаграмда туры эфирда «Казан» ансамбле студиясе хореографы Нигина Низамиева сөйләде.
Идеаль биюче нинди?
Хореография борынгы грек теленнән «язарга» дигәнне аңлата, әлеге термин 1700 елда ук барлыкка килгән. Башта ул бию язмасы сәнгатен аңлаткан. Соңыннан бию куючы кешене шулай атый башлаганнар. Гомумән алганда, хореография бию сәнгате дигәнне аңлаткан. Ул балет һәм бию өлкәсен колачлый. Балет — итальян теленнән барлыкка килгән, биюнең иң югары сәнгате дип санала, үз эчендә музыка, драматургия, сценографияне колачлый. Классик балетта мәҗбүри төстә либретто булырга тиеш.
Балетта Европа балет биюе системасы кертелгән: сәхнә биюе, дуэт биюе, тарихи-көнкүреш биюе. Бию — хореография сәнгате формасы, ул сәнгать образы ярдәмендә хәрәкәтне, кеше гәүдәсенең торышын тудыра. Аңлаганыгызча, бию кешелек өйрәнгән борынгы сәнгать төрләренең берсе.
XV гасырда биюгә өйрәтүче бер укытучы идеаль биюченең алты сыйфатын аерып чыгара, аны бүгенге көндә дә кулланып була:
- Ритмны тоемлау, музыканы ишетү кирәк. Һәр хәрәкәт билгеле бер нотага туры килеп торырга тиеш.
- Манера. Кулларның һәм аякларның кирәкле җирдә дөрес итеп яраклашып хәрәкәтләнүе.
- Хәтер. Биюдәге кыен схемаларны истә калдыру бик мөһим.
- Үз-үзеңне сәхнәдә тота белү. Еш кына авызың белән генә түгел, күзләрең белән дә елмай, дип кисәтү ясыйлар.
- Гәүдәңнең хәрәкәт итүе.
- Үзенең пространство белән эш итү.
Беренче театр адымнары: Аллаларга багышланган биюләрдән алып, «Фламенко»га кадәр
Беренче борынгы биюләр күбрәк дини юнәлештә була, Аллаларга багышлана. Әйтик, борынгы кешеләр яңгыр Алласыннан уңдырышлы ел булуын сорап, биюләр биегән, корбан чалганнар — боларның барысы да җыр һәм бию белән бергә кушылып үткәрелгән.
Бию турында сәнгатьнең төре буларак сөйлибез икән, борынгы Грециягә изге биюләрне борынгы Мисырдан Орфей дигән данлыклы музыкант алып килгән. Ул биюләрне гыйбадәтханәләрдә дини йола буенча үткәрелгән биюләрдән отып ала. Борынгы Грециядә исә дини биюләрне лира уен коралына кушылып биегәннәр. Алар да шулай ук Аллаларга багышлап биегән: Афродита, Афина һ.б. Сүз уңаеннан, борынгы Грециядә Терпсихора дигән бию Алласы да бар. Моннан тыш, хәрби биюләр дә булган анда. Шушы биюләр аша греклар балаларын каһарман, батыр булырга өйрәткән, алар аны кылыч, сөңге, факел тотып биегән. Сюжетларны мифлардан алганнар.
Сәхнә биюләре дә булган. Бу урында театрның нәкъ менә борынгы Грециядә барлыкка килгәнен искәртеп китү урынлы булыр. Һәр театраль куелышка биюне кертеп җибәргәннәр. Бию өчен махсус ритм куйганнар, ә моның өчен аякларга калын платформалы агач аяк киеме кигәннәр, төгәл ритмны саклау өчен, куллары белән кастаньетлар дигән бәрмә уен коралында уйнаганнар, ул хәзерге «Фламенко» дип аталган испан биюендә кулланыла.
Йолалар уңаеннан да биюләр куйганнар. Алар туйларда, шәһәрдә үткәрелгән чараларда, мәҗлесләрдә башкарылган. Шулай итеп, борынгы Грециядә дини, сәхнә, хәрби һәм көнкүреш биюләр булган.
Борынгы Римда да биюләр башкарылуы билгеле. Анда да биюләрнең дини, йола һ.б. төрләре бар. Тора-бара шәһәр зыялылары биюләргә һәм биючеләргә шикләнеп карый башлый.
Франциядәге беренче бал һәм авыр корсетлы күлмәкләр
Урта гасырлар заманында католик дине киң таралган була. Әмма дин шушы мәҗүсилек заманнарыннан калган биюләрне тулысынча тыя алмый. Әйлән-бәйлән әйләнү, нәрсәдер аша сикереп чыгу һ.б. Шуңа күрә урта гасырларда примитив чиркәү театры булган. Анда биюләргә пантомималар кергән, зур булмаган сценкалар куелган, сюжетлар Тәүраттан алынган. Шулай ук мәҗлесләрдә пляскалар да биегәннәр, аларны междуявствия дип атаганнар. Табынга яңа ризыкларны чыгарыр алдыннан хуҗа торып баскан, аның артыннан биючеләр тезелеп биегән.
Тәүге тапкыр бал 1382 елда куела, анда әйлән-бәйлән түгел, ә парлап биегәннәр. Ул вакытта беренче дөньяви бию 1462 елда Франциядәге Король Рене сараенда барлыкка килә. Аны халык арасында сикерү элементлары белән биегәннәр, әмма сарайда ул алым кулланылмаган. Җәмгыятьнең югары катламында аны ашыкмыйча, салмак ритмда биегәннәр. Биегәндә мәҗбүри төстә аркаларның төп-төз, карашларның ачык булуы, дөрес реверанс ясау зарур булган. Ул биюләрне «Аллеманда», «Павана»га биегәннәр, алар безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Шуны да истән чыгармаска кирәк, ул вакытта хатын-кызларның корсетлы күлмәкләре бик авыр булган, шуңа күрә партнерның аягына басмыйча бию дә шактый түземлек, тырышлык сораган.
Балетта биегән «кояш Короле» — Людовик XIV
Профессиональ биюнең үсешенә 1545 елда Италиянең Милан шәһәрендә бию мәктәбе ачылу зур йогынты ясый. Шуңа күрә дә балет сәнгать төре буларак Италиядә башлангыч ала. Танылган хореографлар да нәкъ менә Миланда формалаша, чыныга. Бальтазарини ди Бельджойозо — беренче балетның авторы («Комедийный балет королевы»). Тәүге тапкыр ул 1581 елда Парижда куела.
Франциядә балет король Людовик XIV сараенда популярлаша. Аны юкка гына «кояш короле» дип атамаганнардыр. Ул барлык балет спектакльләрендә катнашкан. Спектакльләр алты-сигез сәгать барган. Людовик XIV, ул заманның башка аристократлары кебек үк, битлек киеп катнашкан. Иң яраткан роле һәм костюмы кояш булган аның. 1681 елда Король бию Академиясе төзелә. Аның беренче директоры Пьер Бошан шул вакытта ук балет биюе терминологиясен уйлап таба. Шуңа күрә дә балет Италиядә барлыкка килә, ә аның терминологиясе Франциядә уйлап табыла. Җәмгыятьтә профессиональ биючеләрне бүлә башлыйлар.
Балет өчен махсус аяк киемен кайчаннан бирле киеп бииләр?
XVIII гасырда романтик балет барлыкка килә. Шушы гасырның икенче яртысында ул мөстәкыйль сәнгать төренә әйләнә ул. XIX гасырда балетны пуанта дип аталган махсус аяк киемен киеп бии башлыйлар. Аны киеп, балерина аяк очына басып бии ала. Шундый аяк киемен кигән беренче балерина — Мария Тальони. Ул аны әтисе — балетмейстер һәм укытучы Филиппо Тальони белән бергә уйлап таба.
1832 елның мартында Парижның Гранд-Операсында балет романтизмы чоры башлануын символлаштырган «Сильфида» балетының премьерасы була. Нәкъ менә шул вакытта ул беренче тапкыр пуанталар киеп, бию күрсәтә.
Романтик балетлар башка балетлардан авторлык музыкасы булуы белән аерылып торган, ягъни музыканы композитор язган. Шушы музыкага нигезләнеп, хореограф бию куйган. Асылда, ул ике өлештән тора. Беренчесендә — реаль чынбарлык, милли биюләр кертелә, икенчесендә — реаль булмаган, галәм дөньясы тасвирлана. Балет өчен махсус туникалар, костюмнар барлыкка килә. Костюмнар җиңеләйгәч, хәрәкәтләрне дә җитезрәк, җиңелрәк башкарырга мөмкинлек туа.
Классик балет әсәрләре — барысы да Чайковскийныкы
XIX гасырда балет классик балет базасында нигезләнә һәм үсеш кичерә. Классик балет дип барлыгы өч төрле балетны гына атап була. Аларны Петр Чайковский язган һәм алар Россиядә куелган — «Лебединое озеро», «Щелкунчик», «Спящая красавица».
«Лебединое озеро» балетын алыйк, ул дүрт акттан тора. Беренчесендә полонез, вальска бииләр, ягъни чын тормыш сурәтләнә. Икенчесендә аккошлар дөньясы, реаль булмаган дөнья тасвирлана. Өченче актта венгр, неополитан, испан, киленнәр биюе. Дүртенче актта кара аккошлар биюе тәкъдим ителә. «Лебединое озеро» балетында төп партияне башкаручы рәттән 32 фуэте (бию хәрәкәтләре) башкара. Ни өчен? Чөнки биюләр музыкага, музыкаль ритмнарга буйсына.
Үтә күренмәле киемнәрдәге ирекле биюне таныткан Есенин хатыны турында
XIX гасырның икенче яртысында көнбатыш Европада балет кызыклы сәнгать төре булып саналудан туктый. Халыкның кызыксынуы башка юнәлешкә күчә: музыкага, сәнгатькә һ.б. Америка биючесе, шагыйрь Сергей Есенинның хатыны Айседора Дункан ирекле биюне таныта. Нәкъ менә ул Борынгы Греция биюләре базасында, аларның пластикаларын искә алып барлыкка килгән бию системасын булдыра һәм аны тормышка ашыра. Айседора Дункан яланаяк, үтә күренмәле костюмда бии.
Рус театрына нигез салган француз хореографы
XX гасырда Парижда балет сәнгате сүлпәнәйгән вакытта балет сәнгатенең үзәге Россия була. Кинәт кенә балет театры барлыкка килә дип уйларга кирәкми. 1738 елда француз биючесе Жан Батист Ланде Императрица Анна Иоановнага Россиядә балет мәктәбен булдыру мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итә. Өч ел эчендә алты кыз һәм алты ир-егетне сайлап алып, бию осталыкларына өйрәтә ул. 1739 елда кабул ителеп, 1742 елда беренче чыгарылыш була. Әлеге мәктәп бүгенгәчә эшләп килә, ул — Санкт-Петербургтагы А.Ваганова исемендәге Рус балет Академиясе. Балет театрлары соңыннан башка шәһәрләрдә дә ачыла бара.
Балеттагы яңарышлар
«Рус сезоннары» — балет һәм опера артистларының гастроль чыгышлары (1908-1929), алар чит илдә танылган мәдәният эшлеклесе һәм антрепренер Сергей Дягилев тарафыннан оештырылган (1908 елдан Парижда, 1912 елдан Лондонда, 1915 елдан башка илләрдә). Антрепризаның төп эшчәнлек төре — балет була. Опералар сирәк һәм башлыча 1914 елга кадәр куела. Игорь Стравинский иҗат иткән «Петрушка» балетын алыйк. Анда бию актерлык уйнавы белән бергә үрелеп бара, ягъни бию техникасына яңа сулыш керә.
Музыка һәм бию тыгыз бәйләнештә торган. Нәкъ менә «Рус сезоннары»ннан бию яңа төсмер ала: балетны куючы балетмейстер һәм музыканы язучы композитор бергәләп балет иҗат итә башлый. Элегрәк хореографка музыкага яраклаштырып бию хәрәкәтләрен уйлап табарга туры килсә, хәзер алар тандемда була, биюдә дә, музыкада да хисләр беренче планга чыга.
Алга таба заманча балет үсә, яңа төрләре ачыла бара. Шуларның берсе — Америка биючесе Марта Грэм нигез салган модерн балет. Балет яңа агымнарга бүленә. Әмма академик балет хәзерге көнгә кадәр актуаль кала бирә.
Нигина Низамиева "Интертат" укучыларына татарча бию буенча мастер-класс та күрсәткән иде.