news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җиде яшьлек малай тимер ачкычлар йоткан

Мәскәү табиблары баланың ашказаныннан ике металл ачкыч алган.

news_top
Җиде яшьлек малай тимер ачкычлар йоткан
https://pixabay.com

Мәскәүдәге Ашыгыч балалар хирургиясе һәм травматологиясе фәнни-тикшеренү институты табиблары җиде яшьлек малайның ашказаныннан ике тимер ачкычны алган. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

«Баланы әтисе хастаханәгә алып килде. Малай бернигә дә зарланмады. Әтисе сүзләренчә, бала тимер ачкыч йоткан», диелә Мәскәүнең Сәламәтлек саклау департаменты хәбәрендә.

Малайга рентген ясыйлар. Аның ике ачкыч йотуы ачыклана. Алар ашказанында тора, ачкычларны алу җайлы була. Балага наркоз ясыйлар һәм ачкычны алалар, икенче көнне иртән өенә кайтарып җибәрәләр.

Институтның Эндоскопия бүлеге җитәкчесе Анастасия Харитонова сүзләренчә, мондый пациентлар еш була, нәни балалар кечкенә әйберләрне бик еш йота. 

«Бездә вак әйберләр коллекциясе дә бар хәтта. Балаларның ашказаныннан һәм үпкәләреннән алынган предметлар арасында заколкалар, скрепкалар, кием кнопкалары, магнитлар була», — ди табиб.

Балаларның әти-әнисе бу турыда белми дә калуы мөмкин, чит предметлар исә бала эчендә озак яткан очраклар була. Аерым очракларда бу бик куркыныч, шуңа күрә тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, ди табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар