news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җиде яшьлек кыз төн буена туганнарыннан һәм полициядән качып урамда утырган

Хәзер баланың атасын җаваплылыкка тартырга җыеналар.

news_top

Красноярск өлкәсендә кич белән югалган баланы икенче көнне иртән генә тапканнар. Әти-әнисе сүзләренчә, бала көмеш чылбырын югалта һәм шуны эзләргә дип чыгып китә. Шуннан соң бала югала. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Төнлә белән баланың атасы полициягә шалтырата. Россия Эчке эшләр министрлыгының «Курагинский» полиция бүлегендә эшләүче барлык хезмәткәрләр кызны эзли башлый. 

Иртән таң ата башлаганда кызны табалар. Ул үзен эзләгәннәрен күрүен сөйли. Бала качып ята, эзләүчеләрне күрсә дә, чыкмый. 

«Мин качып карап тордым. Сезнең эзләгәнне күрдем», — ди ул.

Полиция хезмәткәрләре баланы җылыта, аны табиблар карый. Шуннан соң гына әти-әнисенә кайтаралар.

Хәзерге вакытта баланың атасын ата-ана вазифаларын үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тарту турында мәсьәлә хәл ителә. Моның өчен 500 сумга кадәр штраф салулары ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар