Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җиде яшьлек кыз анасын үлемнән коткарган

Хатында COVID-19 авыруының сирәк очрый торган симптомнары булган.

news_top_970_100
Җиде яшьлек кыз анасын үлемнән коткарган
https://pixabay.com

Американың Монтгомери шәһәрендә яшәүче 7 яшьлек кыз аңын югалткан анасын үлемнән саклап калган. Әни кешедә COVID-19 авыруының симптомнары булган. Бу турыда Alabama News басмасына сылтама белән Лента.ру яза.

Эмажай Хенри исемле хатынның хәле китә. Ул йөри дә, сөйләшә дә алмый, ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә дә хәле булмый. 

Соңрак бу хатын сөйләгәнчә, «аның үпкәләреннән һаваны суыртып алганнар кебек», булган.

Әни кеше күршеләренә барып җитәргә маташкан, тик аңын югалтып егылган. Хатынның җиде яшьлек кызы Иджипт һәм кечерәк баласы бик каты борчыла. «Сеңлем елады, әнинең эчен кулы белән ышкыды. Мин нишләргә дә белмәдем, бик курыктым», — ди 7 яшьлек кыз.

Иджипт телефонны алып, коткаручыларга шалтыратырга кирәк булуын аңлап алган. Ул диспетчерга барысын да аңлаткан, адресны әйткән.

Соңрак ачыкланганча, әни кеше COVID-19 белән чирли, анда авыруның сирәк симптомнары була. 

«Мин кызым белән горурланам. Мондый чакта олылар да югалып калган булыр иде. Мин аңа бик рәхмәтле, ул мине коткарды», — ди әни кеше дәваланып чыккач.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100