Җиде укучысы 100 балл алган укытучы: «Минем системам – такта, акбур һәм чүпрәк»
Чаллының 30 нчы мәктәбендә химия укытучысы Ольга Калинкинаның 7 укучысы бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган. Моның өчен аңа 200 мең сумга якын премия бирелә.

Чаллыда быел 34 чыгарылыш сыйныф укучысы БДИда 100 балл җыйган. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев иң югары нәтиҗәләргә ирешкән балалар һәм укытучылар белән очрашты.
Мәктәп укучылары һәр 100 баллы нәтиҗә өчен мэрдан 10 мең сум күләмендә акчалата премия алды. Аларны әзерләгән педагоглар 2 һәм аннан да күбрәк оклад ала – 100 балл җыючылар санына карап, 50 меңнән 200 мең сумга кадәр.
«3 ел рәттән миндә 99 балл җыйган егетләр булды»
30 нчы мәктәпнең химия укытучысы Ольга Калинкина 7 (!) 100 балл җыйган чыгарылыш укучысын әзерләгән. Ул 200 мең сумга якын премия алачак.

Фото: © chelny-izvest.ru
Ольга Николаевна, 7 укучысы 100 балл алуын белгәч, балалары белән бергә бәхеттән елавы турында сөйли. Узган елларда аның укучылары арасында 100 баллга якын алучылар булган, ләкин иң югары нәтиҗәгә ирешүчеләр булмаган.
«Хезмәт, хезмәт һәм тагын бер тапкыр хезмәт. Аларны 2 ел әзерләдем – 10 нчы сыйныфтан. Көн саен сыйныфта һәм өстәмә дәресләрдә, моңа өстәп, өйдә дә эшләдек. Уртак тырышлык белән барысы да килеп чыкты. Балалар бик тырыш иде, яхшы тандем, мәхәббәт, дип әйтергә була. 3 ел рәттән миндә 99 балл җыйган егетләр булды, ә быел – иң югары балл. Мин – элеккеге буын укытучысы, минем системам: такта, акбур һәм чүпрәк – язабыз, сөртәбез, кабатлыйбыз, өйрәнәбез. Гадәти хезмәт эшчәнлеге. Атнага алтышар сәгать дәресләр, барысына да өлгерә идек», – дип уртаклаша Ольга Николаевна.
«Химиядә белем генә түгел, ә мәсьәләләрне дә чишә белергә кирәк»
Ольга Николаевнаның укучысы Диана Мөхәммәдиева, химиядә белемнәр генә түгел, мәсьәләләрне чишү буенча даими практика да мөһим, ди.
«Үз-үзеңә ышанырга кирәк. Мин бик күп онлайн-мәктәпләр эзләдем, туры килгәннәрен таптым, биремнәрне чиштем, химиядә белем генә түгел, ә мәсьәләләрне дә чишә белергә кирәк. 9 нчы сыйныфта химиядән имтихан тапшырдым, ә 10 сыйныфтан башлап предметны башта репетитор белән, аннары онлайн-мәктәптә өйрәндем. Санкт-Петербургка медицина югары уку йортына керергә планлаштырам», – ди Диана.
Чаллыда химиядән барлыгы 23 укучы 100 балл җыйган, әдәбияттан – 6, информатикадан – 3, рус теленнән – 2.
20 нче мәктәп укытучысы Павел Учировның укучысы әдәбияттан 100 балл алган. Имтиханга әзерлекнең сере гади, ди ул.
«Баланың теләге булуы һәм укытучы эше, өстәвенә тагын административ команданың ярдәме – болар барысы да имтиханда югары нәтиҗә бирә», – ди ул.
«Медицина һәм химия юнәлеше приоритетта»
Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 19 нчы урта мәктәптә укытучы Анна Лысенкова химия фәненнән 100 балл алган 5 укучы әзерләгән.
«Балалар сәләтле, бездә химия һәм биологияне тирәнтен өйрәнүче сыйныф бар, шуңа күрә булачак һөнәрләренә мотивацияләнгән балалар барлык көчен профильле фәннәрне өйрәнүгә куйдылар. Авыр булды, әмма мин укучыларым белән горурланам. Мин 20 ел профильле сыйныфларда эшлим һәм, БДИ ел саен катлауланса да, мин һәрвакыт имтихан кампаниясе вакыйгаларыннан хәбәрдар. Химияне күбрәк сайлый башладылар, медицина һәм химия юнәлеше приоритетта», – ди Анна Лысенкова.
Чыгарылыш сыйныф укучысы Яна Павлова әдәбияттан имтиханда 100 балл җыйган, ул имтиханга 10 сыйныфтан башлап әзерләнгән, ә 11 сыйныфтан өстәмә рәвештә онлайн-мәктәптә шөгыльләнгән. Ул мондый нәтиҗәне көтмәвен әйтә, чөнки әдәбият – аның өчен иң катлаулы имтихан булган, нәкъ менә шуңа күрә ул иң күп көчен аңа әзерлеккә куйган. Яна филология институтына керергә планлаштыра. Җәмгыять белеменнән ул 63 балл җыйган, рус теленнән – 89.
«Имтиханда ахыргача утырырга һәм һәр вак-төякне яңадан тикшереп чыгарга»
Сергей Ситников информатикадан имтиханда 100 балл җыйган, ул аңа интернетта тапкан ачык курс буенча әзерләнгән. Сергей имтиханда ахыргача утырырга һәм һәр вак-төякне яңадан тикшереп чыгарга киңәш итә. Ул Санкт-Петербургта программистлык белгечлеге алырга тели.
«Имтихан дәрәҗәсе базадан түбән иде. 100 балл җыя алмау проблемасы игътибарсызлыкта гына инде. Шулай ук профильле математика һәм рус телен тапшырдым, алар буенча 90 балл җыйдым», – ди Сергей.

Фото: © chelny-izvest.ru
Иң югары балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучыларын шәһәр мэры Наил Мәһдиев тәбрикләде.
«Югары нәтиҗәләргә ирешкән иң яхшы педагоглар һәм чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашу яхшы традициягә әйләнде. Уку – ул зур хезмәт, педагогның уртак хезмәте нәтиҗәсе, ата-аналарның тырышлыгы һәм үз балаларына булган мәхәббәте. Укытучылар һәм ата-аналар сез бу залда булсын өчен барысын да эшләделәр. Педагогларга хөрмәт һәм мактау», – ди мэр.
Чыганак: «Челнинские известия», Юлия Зәйнуллина