Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Җиде кызым булса, барысын да чабар идем": Ана йоклап яткан 18 яшьлек кызын балта белән чапкалаган

Вәхши хатын, баласын үтергәннән соң, шәһәрдән чыгып качкан.

news_top_970_100
"Җиде кызым булса, барысын да чабар идем": Ана йоклап яткан 18 яшьлек кызын балта белән чапкалаган
8 августта Чайковский шәһәрендәге үз фатирында ана дигән хатын үзенең 18 яшьлек кызын балта белән чабып үтергән. Бу турыда җирле матбугат чаралары язды.

Бу хатын йоклап яткан кызын балта белән чапкалаган. Балта артериягә эләккән һәм кыз шунда ук җан биргән. Кызның мәетен кич белән кайткан 22 яшьлек абыйсы тапкан. 

Баласын үтерүче ана шәһәрдән чыгып качкан.  Ләкин аны 10 августта Ижевскида тоткарлаганнар. Хәзерге вакытта 49 яшьлек Татьянаны кулга алганнар. Ул тикшерү изоляторында. Пермь өлкәсе буенча Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан диелгән әлеге хәбәрдә.

Сорау алу вакытында Татьяна үкенүен әйтмәгән. "Шундый 7 кызым булса, барысын да чабар идем", - дигән ул. Бу хатын тикшерүчеләргә кызы белән даими талашуын сөйләгән.

Кыз спорт һәм бию белән шөгыльләнгән. Быел мәктәпне тәмамлап, югары уку йортына керергә җыенган булган. Танышлары бу хәлгә бик борчыла, алар ышана алмый. Бу атнада мәрхүмә кызны 22 яшьлек абыйсы җирли. Ул бөтенләй ялгыз калган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100