Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җиде кеше утырган «Лада» әйләнеп каплангач, 22 яшьлек кыз һәлак булган

news_top_970_100
Җиде кеше утырган «Лада» әйләнеп каплангач,  22 яшьлек кыз һәлак булган
Фото: Башкортстан буенча Дәүләт автоинспекциясе, www.bashinform.ru

Башкортстанда 22 яшьлек кыз коточкыч авариядә һәлак булган. Бу турыда Дәүләт автоинспекциясенә сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Ведомство белешмәсе буенча, фаҗига М-5 «Урал» юлының 1413нче километрында була. «Лада Ларгус» белән 24 яшьлек егет идарә итә. Машина парапетка бәрелә һәм әйләнеп каплана.

Машина салонында 7 кеше була. Пассажирларның берсе – 22 яшьлек кыз – урында ук үлә. Йөртүче һәм башка пассажирларга зыян килми, алар иминлек каешын эләктергән.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100