Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җиде кат үлчә, бер кат кис: Казанда ир балаларны кемнәр һәм кайда сөннәткә утырта?

Татарстан районнарында яшәүчеләрнең күпчелеге улларын сөннәткә утырту өчен Казан юлын таптый. Башкалада бу операцияне кемнәр ясый? Ул күпмегә төшә? Процедураның аянычлы нәтиҗәләре булырга мөмкинме? Сезгә белешмәлек әзерләргә булдык. Геройларның үтенече белән, язмада аларның исем-фамилияләре үзгәртеп бирелә.

news_top_970_100
Җиде кат үлчә, бер кат кис: Казанда ир балаларны кемнәр һәм кайда сөннәткә утырта?
2014 елда Казанда яшәүче яшь гаилә өч яшьлек улларын сөннәткә утыртырга карар кыла. Үзара киңәш-табыш иткәч, алар Республика балалар клиник хастаханәсенә юл тота.

«Анда анализлар тапшыргач, операциягә озаттылар. Операция шактый катлаулы, аны җирле наркоз белән ясыйлар. Яра бер көн эчендә төзәлә һәм хирургның кулы җиңел дип әйтүләре – барысы да әкият. Улымныкы операциядән соң бик озак төзәлде. Безне шул көнне үк өйгә кайтарып җибәрделәр. Аннары бер атна буе өйдә булдык – операция ясалган урын шешеп чыкканга һәм авыртканга, бик кайгырдык. Бер-ике тапкыр хастаханәгә күренергә дә бардык. Ике атнадан соң улымның хәле яхшырды, авыртулары бетте», - ди Әмирә Сафиуллина.

Республика балалар клиник хастаханәсенең урология бүлеге белгечләре сөннәткә утыртканнан соң яра бер-ике атна эчендә төзәлә дип белдерә. Табиблар әйтүенчә, медицина процедурасы ярдәмендә «дөрес» мөселман яки яһүдкә әверелү өчен бала әллә ничә анализ тапшырырга тиеш.



«Бу – урологик операциядән бер ягы белән дә аерылмый. Шунлыктан нәни пациентлар барлык анализларны да тапшырырга тиеш. Операцияне балага өч яшь тулганнан соң ясыйбыз, чөнки ул бу яшьтә наркозны да җиңелрәк кичерә, орган да анатомик яктан формалаша. Авыртуны булдырмас өчен, операцияне гомуми наркоз астында ясарга кирәк», - ди Республика балалар клиник хастаханәсенең урология бүлеге мөдире, Татарстанның атказанган табибы Шамил Тәһаутдинов.

Әмирә үзенең кече улын дөньяга килгәннән соң берничә көн үтүгә үк сөннәткә утыртырга карар кыла. Аның сүзләренчә, олы улы өч яшендә барысын да бик яхшы аңлаган. Малай анализлар тапшырырга, операция ясарга кирәклеген төшенгән, борчылган. Шунлыктан Сафиуллиннар кече улларын әле берни дә аңламаган яшьтә сөннәткә утыртырга була. Танышлары белән киңәш-табыш иткәч, танылган хирург «М»га мөрәҗәгать итәләр.

«Кече улыбызга нибары ике атна иде. Мин шәһәребездә өйдән-өйгә йөреп, малайларны сөннәткә утыртучы танылган табиб яшәвен белдем. Ул чагында миңа бу эшне бары тик ул гына булдыра кебек тоелды. Ул иптәш хатыннарның улларын да сөннәткә утырткан, барысы да яхшы булган. Бүгенгедәй хәтерлим әле: табиб билгеләнгән вакытта өебезгә килде, кирәкле коралларын сулы кәстрүлгә салып кайнатырга куйды. Миңа бүлмәдән чыгарга, ә иремә улымны тотып торырга кушты. Кайчы алып, наркозсыз-нисез үз эшенә кереште. Малайның акырганын күрсәгез! Мин үз-үземне каргарга керештем, ниндидер бәла якынлашуын тойдым. Операция егерме минут дәвам итте. Ярага порошок сибегез, биш көннән соң төзәләчәк, диде. Шуның өчен 10 мең сум алды. Ул төрле кешедән төрлечә ала, процедураның күпмегә төшәчәген үзе хәл итә икән. Шуннан соң улым бераз йоклап алды, аннары кече йомышын үтәгәндә көчәнергә, кычкырырга кереште. Моңа бер-ике көн түзгәч, операция ясаган табибка шалтыратып, хәлне аңлатып бирдем. Бераздан сабый кече йомышын үти алмый башлады. Һәм без хастаханәгә киттек. Хирург, безне күрүгә үк: «Баланы нишләттегез?» - дип аһ итте. Тагын бер операция ясарга туры килде. Малайга катетер куйдылар, ул бер атна шуның белән яшәде», - дип искә ала Әмирә.



Сафиуллина соңыннан танылган хирург «М»ның медицина белеме дә булмавын ачыклый. «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә мәгълүм булганча, әлеге хирург бүген дә малайларны сөннәткә утыртуын дәвам итә, Республика балалар клиник хастаханәсендә исә ул «гарипләндергән» нәни пациентлар саны арта бара.

Мин аның белән телефон аша элемтәгә кереп, операцияне ничек ясавын һәм әлеге хезмәтнең күпмегә төшүен ачыкладым. Сөйләшүне диктофонга яздырып алдым.

«Моның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын әйтә алмыйм, аны сезгә бер табиб та әйтмәячәк. Хәтта теш чистарткан вакытта да өзлегүегез ихтимал. Нигездә, операцияне җирле наркоз белән ясыйм, тире астына укол кадыйм. Бала барыбер елый инде ул. Әлеге процедура сигез мең сум тора. Канның оешу сәләтенә гомуми анализ ясарга кирәк. Аллергия юкмы? Шуны истә тотыгыз: канның оешу сәләте көненә ике-өч тапкыр үзгәрә. Процедура 5-10 минут дәвам итә. Әгәр ялкынсынулар юк икән, яра бик тиз төзәлә. Әмма моны соңыннан гына әйтә алам. Ун көн эчендә дә төзәлергә, ике атна да узарга мөмкин», - диде хирург «М».

Хирург эш стажы, тәҗрибәсе, операциянең ахыргы нәтиҗәләре хакындагы сорауларыма җавап бирүдән баш тартты.

«Бу эш белән инде күптәннән шөгыльләнәм, шулай да үзем турында сөйләргә яратмыйм, телефон номерын кем биргән, шуннан сорагыз. Әгәр бик нык борчыласыз икән, мин тынычландыра алмыйм. Минем тирәдәге кешеләрнең барысы да борчыла, бу миңа тискәре йогынты ясый. Шунлыктан әгәр теләгегез бар икән, сезгә рәхәтләнеп ярдәм итәчәкмен», - дип искәртте ул.

Әмирә прокуратурага хирург өстеннән шикаять язгач, ир-ат аңа гаризасын кире алуын сорап ялына башлаган.

«Ул гаризаны алуымны сорап һәрдаим шалтырата башлады, гаиләмне ашатырга кирәк, диде. Аллага шөкер, балам исән калды һәм мин гаризаны кире алырга булдым. Болай эшләвемә бик үкенәм, һәм барысына да шул хакта сөйлим. Бөтен кешегә дә балага өч яшь тулганнан соң һәм бары тик хастаханәдә генә сөннәткә утыртырга киңәш итәм. Соңыннан әлеге «хирург»ның тиешле лицензиясе булмавы да ачыкланды», - дип сүзен дәвам итә Әмирә.

Казанда кешеләрнең өенә килеп шундый операция ясый торган хирурглар җитәрлек икән. Дөрес, өйдә малайларны сөннәткә утыртучы хирург хезмәтләренең рәсми рекламасы юк. Аның каравы, интернет-формунарда һәм социаль челтәрләрдә аларның телефон номерларын табарга мөмкин. Яшь әти-әниләр арасында шактый билгеле булган ике ир-атны мин әнә шул рәвешле таптым. Сөйләшүне шулай ук телефонга яздырып алдым.



Шуларның берсенә ВКонтакте социаль челтәрендә юлыктым. Аның сәхифәсендә: «Онкохирург өйгә килеп 1 сәгать эчендә комплекслы диагностика үткәрә. БУШЛАЙ!» - дигән белдерүгә тап булдым. Аңа шалтыратып, үземне ике атналык малайның әнисе дип таныштырдым.

«Өегезгә киләбез. Баланың аллергиясе юкмы? Барысы да тәртиптәме? Канның оешу сәләте ничек? Педиатрда булдыгызмы? Каядыр алты-җиде мең сумга төшәчәк. Алдан шалтыратырга кирәк. Без бик пөхтә эшлибез, шприц ярдәмендә авыртуны басабыз, операция ясыйбыз һәм тегәбез. Ике-өч атна эчендә төзәлә», - дип аңлата хирург «Т».

Өйгә килеп операция ясый торган тагын бер «табиб»ны «Супермамки» форумында таптык.

«Балагызга ничә яшь? Кайда яшисез? Бәясен килешербез, Алла боерса. Бары тик тирене генә кисеп алабыз. Балагызда аллергия юкмы? Әгәр юк икән, димәк, барысы да яхшы. Без бары тик җирле наркоз белән генә ясыйбыз, перекись һәм порошок белән эшкәртәбез. Канның оешу сәләте ничек дисезме? Бер дә кайгырмагыз, без канны туктатачакбыз. Үз балаларымны да сөннәткә утырттым, олысына инде 15 яшь. Яраны никадәр ешрак эшкәртсәң, ул шулкадәр тизрәк төзәлә», - ди хирург «Г».

Мин телефоннан сөйләшкән ир-атларның өчесе дә – өйдә сөннәткә утырта торган Казандагы иң танылган «хирурглар».



Өйдә операция ясау тискәре нәтиҗәләргә дә китерергә мөмкин. Республика балалар клиник хастаханәсе табибы әйтүенчә, атна саен сырхауханәгә шундый шартларда сөннәткә утыртканнан соң хәле начарланган бер баланы китерәләр.

«Бу - бик җитди операция. Безнең бүлектә атнасына якынча 4, «Ихсан» бюджеттан тыш медицина үзәгендә (ул Республика балалар клиник хастаханәсе базасында эшли. - Ред.) 2-6 операция ясыйлар. Әлеге хезмәт якынча 8 мең сум тора. Ата-аналар моның җитди процедура икәнлеген аңламый, барлык анализларны да тапшырырга теләми. Алар өйдә сөннәткә утыртучыларга мөрәҗәгать итә, ә аннары безгә ярдәм сорап килә», - дип аңлата Шамил Тәһаутдинов.

Сүз уңаеннан, Республика балалар клиник хастаханәсендә бала бөтен анализларны да тапшыргач, аны әнисе белән аерым палатага урнаштыралар. Көннең беренче яртысында хирург операция ясый, көне буе сабыйның хәлен күзәтә, һәм кич белән, әгәр барысы да тәртиптә булса, баланы әнисе белән өенә кайтарып җибәрәләр.



2010 елда булган фаҗигале вакыйга татарстанлыларның исендәдер әле. Шул елны Казанның Юдино бистәсендә җирле хастаханә хирургы биш яшьлек малайга өендә операция ясаганнан соң бала якты дөнья белән хушлаша. Операциядән соң аны көзән җыера башлый һәм ул хастаханәгә барганда үлә. Соңыннан табибның авыртуны баса торган даруның дозасын ике мәртәбә арттыруы ачыклана. Ул шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм ителә.

2012 елда операция ясаганнан соң икенче көнне Актаныш районының Зөбәер авылында бер айлык бала үлә. Аны сөннәткә утырткан 60 яшьлек хирургны бер ел да биш айга рәшәткә артына озаталар.

Бүгенге көндә сөннәткә утыртуны гади медицина операцияләре рәтенә кертәләр һәм Татарстанның күп кенә клиникаларында ясыйлар.



Шулай да Республика балалар клиник хастаханәсе – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Хәләл стандарт комитеты тарафыннан бирелгән «Хәләл» таныклыгы алган Татарстандагы бердәнбер клиника.



«Дәүләт таләпләре буенча әлеге операцияне балага ике яшь тулмый торып ясарга ярамый. Мөселман галимнәренең әлеге уңайдан фикерләре аерыла. Күпләр яңа туган баланы сөннәткә утыртырга ярамый, моның өчен иң кулай вакыт – 7-10 яшь, ди. Шулай ук бала җенси яктан өлгергәннән соң, ягъни балигъ булгач әлеге операцияне чит кешеләр катнашында ясарга киңәш ителми», - дип аңлаттылар Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Хәләл стандарт комитетында.

Малайларны өйдә сөннәткә утырта торган «хирурглар»ны табиблар да, дин әһелләре дә җитди проблема дип саный.

«Тәҗрибәле белгечләргә һәм махсус медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез», - дип билгеләп үттеләр «Хәләл» комитетында.




Республика балалар клиник хастаханәсе пациентларына сөннәткә утыртканнан соң әлеге процедураның ислам таләпләре нигезендә үткәрелүен раслый торган «Сөннәт таныклыгы» бирелә.

Баланы ничә яшьтә сөннәткә утырту – шәхси мәсьәлә. Иң мөһиме, операцияне өйдә ясамаска һәм бу процедураны балага ике яшь тулганнан соң гына үткәрергә кирәк. Табиблар да, ТР мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләре дә нәкъ менә шуны таләп итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100