news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Җиде баланың дүртесе генә исән». Әти кеше 3 баласын янгыннан алып чыга алмаган

news_top
«Җиде баланың дүртесе генә исән». Әти кеше 3 баласын янгыннан алып чыга алмаган
Фото: https://sverdlovsk.sledcom.ru

5 сентябрьдә Свердловск өлкәсенең Белоярский районы Златогорова авылында күп балалы гаиләнең йортында янгын чыккан һәм 3 баланың гомерен өзгән. Ут төнлә 2 олы кеше һәм 7 бала тыныч кына йоклап яткан дача йортын чолгап алган. Ачы төтен исеннән уянып киткән гаилә башлыгы дөрләп янган өй эченнән хатыны белән 4 баласын гына алып чыгып өлгергән. 2 малай һәм 1 кыз бала һәлак булган. Исән калган балаларның өчесе хастаханәдә. Бу хакта «Аргументы и факты» хәбәр итә.

Дүрт баланы коткарганнар

5 сентябрьдә төнге сәгать берләр тирәсендә оператив хезмәт пультына «Златобор» бакчачылык ширкәтенең Семеновская урамындагы йортта янгын чыгу турында сигнал килгән. Һәлакәт урынына килеп җиткән янгын сүндерүчеләр йортның 60 квадрат метрлы мәйданын чолгап алган утны сүндергән һәм икенче катта 3 бала мәетен тапкан. Янгын 5 һәм 11 яшьлек ике малайның һәм 7 яшьлек кызның гомерен өзгән. Өйдә барлыгы 9 кеше – 2 олы кеше һәм 7 бала булган.

«Зурлар белән балигъ булмаган 4 бала янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче мөстәкыйль рәвештә өйдән чыга алган. 9, 12 һәм 14 яшьлек өч бала хастаханәдә. Яшь ярымлык сабый зыян күрмәгән», – дип сөйләгән өлкә буенча полиция баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Валерий Горелых.

Хокук саклаучыларга гаилә башлыгы аңлатканча, ул төн уртасында көчле төтеннән уянып киткән, йортның икенче катында янгын чыгуын күргән. Анда 3 бала йоклаган булган, әмма ата кеше балаларны алып төшә алмаган – ут икенче катка менәргә юл бирмәгән.

Фаҗига урынында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы психологлары, Тикшерү комитеты һәм прокуратура хезмәткәрләре эшләгән. Хәзерге вакытта белгечләр янгынның сәбәбен ачыклый. Берничә якынча версия карала. Шулар арасында иң төп версия – электр җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу һәм ут белән саксыз эш итү.

Тикшерүчеләр эшли

Күп балалы гаилә имин шартларда яшәгән, профилактика системасы органнарында исәптә тормаган.

Тикшерү комитеты РФ Җинаять кодексының 109 нчы маддәсенең 3 нче өлеше («Саксызлык аркасында ике һәм аннан да күбрәк кешегә үлем китерү») нигезендә җинаять эше ачкан.

«Һәлакәт урынында Россия Тикшерү комитетының төбәк тикшерү идарәсе тикшерүчеләре һәм криминалистлары составындагы белгечләр төркеме эшли. Янгын булган урынны тикшергәннәр, шаһитларны билгеләү һәм алардан сорау алу өчен чаралар күрелә. Һәлак булган балаларның мәетләре, үлем сәбәпләрен ачыклау өчен, экспертизага җибәрелгән. Шулай ук утның чыганагын һәм янгын чыгуның төгәл сәбәбен билгеләү өчен экспертиза үткәреләчәк», – дип хәбәр иттеләр Свердловск Тикшерү комитетында.

Моннан тыш, Белоярский районара прокуратурасы да тикшерү уздыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар