news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Идарәче компанияләр ишегалларындагы карны күпме вакыт эчендә чистартырга тиеш?

news_top
Идарәче компанияләр ишегалларындагы карны күпме вакыт эчендә чистартырга тиеш?
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Кыш җиттеме, һәр иртә саен бер проблема – ишегалларын кар басып китә. Җәяүлеләргә дә, машина йөртүчеләргә дә йөрү кыенлаша. Идарәче компанияләр карны нинди ешлыкта чистартып торырга тиеш? Бу хакта Татарстан Торак фонды сөйләде, дип яза «Челнинские известия».

Йорт яны территориясен карау – идарәче компанияләрнең бурычы. Алар тротуарларны, баскычларны, машина йөри торган юлларны чистартырга, боз сөңгеләрен юк итәргә тиеш. Идарәче компания карны көрәп кую өчен генә түгел, аны территориядән чыгару өчен дә җаваплы.

Кар өч сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр вакыт эчендә, боз машиналар йөри торган җирдә 4-12 сәгать эчендә, ә җәяүлеләр йөри торган җирдә 12-24 сәгать эчендә чистартылырга тиеш. Боз сөңгеләрен исә кичекмәстән юкка чыгарырга кирәк.

Карны вакытлыча өеп, җыеп торырга рөхсәт ителә, әмма реагентлар кулланырга, агачларга һәм куакларга зыян китерергә ярамый.

Әлеге таләпләр үтәлмәгән очракта, башта идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Анда бернинди дә чара күрмәсәләр, Дәүләт хезмәтләре. Йорт» сервисы аша шикаять юлларга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар