Идәнне тозлы су белән юдым – өйдәге үзгәрешләрдән бөтен гаилә шаккатты, дип яза бер хуҗабикә киңәшләр сайтында.
Тоз – ул төрле ризыклар пешерү өчен мөһим тәмләткеч кенә түгел, ә өй җыештырганда нәтиҗәле чара да. Киңәшләр сайтында бер хуҗабикә күп еллар дәвамында идәнне тозлы су белән юуын яза.
Эремә әзерләү өчен 10 литр суга 1 аш кашыгы эре тоз салалар.
Беренчедән – тоз көчле антисептик үзлеккә ия. Идән һәм җиһазларны юганда, ул микробларны, бактерияләрне бетерә.
Икенчедән – ул энергетик яктан да чистарта, ди бу ханым.