Идәнне бала юмастыр, яки Мәктәптә «бәхәсле хәлләр чыгарырдай» закон проекты кабул ителде
Дәүләт Думасы мәктәп укучыларын иҗтимагый файдалы хезмәттә катнашырга мәҗбүр итә торган закон проектын беренче укылышта кабул итте.
ЛДПР партиясе лидеры Леонид Слуцкий сүзләренчә, закон проектының текстын бик төрлечә аңларга мөмкин, чөнки «иҗтимагый-файдалы хезмәт»нең нәрсә икәне тәгаен күрсәтелмәгән. «Барысын да акка кара белән язарга кирәк, ә укытучылар, укучылар һәм аларның әти-әниләре арасында конфликтлы хәлләргә китерергә мөмкин булган хокукый аңлаешсызлык булдырмаска кирәк», – дигән сәясәтче.
Закон проектын карау барышында Думаның яшьләр сәясәте комитеты рәисе урынбасары Михаил Киселев, «җәмәгатьчелеккә файдалы хезмәт» дип, «мәктәп яны территориясендә агачлар һәм чәчәкләр утырту, сыйныфны яки мәктәп мәйданчыгын берәр чара уңаеннан бизәүдә катнашу, китапханә яки музейда ярдәм итү» күздә тотылуын аңлаткан.
Хәзер гамәлдә булган закон нигезендә, мәктәпләрдә хезмәт тәрбиясе законсыз дип танылырга мөмкин һәм канун бозучыларны 30-300 мең сум күләмендә штрафка тартырга мөмкиннәр. Ә яңа канун үз көченә керсә, балаларны мәктәптә эшләтү өчен ата-аналарның ризалыгы кирәк булмаячак.
«Иҗтимагый файдалы хезмәт»нең нәрсә икәнен яңа закон проекты авторларының берсе, Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Дьяконова «Российская газета»га аңлаткан. «Мәсәлән, яз көне мәктәп янында чәчәкләр утырту, класс яки актлар залын берәр чарага бизәү, музейда күргәзмә ясауда ярдәм итү һәм башка файдалы эшләр. Басым ясап әйтәм, сүз, кайберәүләр курыкканча, «идән юуны кире кайтару» турында түгел, ә баланың яшенә туры килгән хезмәт турында бара. Сүз баланың яшьтәшләре һәм укытучылар белән бергәләп эшләп була торган кызыклы эш турында. Балалар хезмәтнең нәтиҗәсен күрә, горурлана, кадерли торган эш. Димәк, алар мәктәптә, өйдә, урамда булган һәр нәрсәгә сак караячаклар», – дип аңлата депутат «иҗтимагый хезмәт тәрбиясе»н.
Депутат Никита Чаплин яңа закон проектына кагылышлы түбәндәге фикерен белдергән. «Балалар мәктәп бакчасында үз куллары белән утырткан агачларны күбрәк кадерләячәкләренә ышанам, һәм җирдә эшли белү аларга киләчәктә кирәк булачак. Әмма, шулай да, балалар арасында алдан сораштыру үткәрергә һәм эшчәнлек төрләре вариантларын сайлау өчен тәкъдим итәргә кирәк дип уйлыйм. Бу – педагоглар билгеләгән мәҗбүри эш түгел, ә мәктәп өчен файдалы һәм команда белән шөгыльләнү өчен тәкъдим булсын», – дигән сәясәтче.
Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Бифов та мәктәпләрдә нинди хезмәт күнекмәләре кертергә кирәк икәне турында фикерен әйткән. «Балаларны кадак кагарга, урындык яки өстәл ясарга өйрәтә башлачаклар. Кызларны, мөгаен, тегәргә, бәйләргә, ризык әзерләргә өйрәтә башларлар. Минем заманда хезмәт дәресләрендә шулай булды... Бәлки, аларны һәр кеше өчен кирәк булган тагын берәр нәрсәгә өйрәтерләр», – ди ул. Аның фикеренчә, хезмәт дәресләре балада хезмәткә хөрмәт тәрбияли. «Үз куллары нәрсәдер эшли алган баланың йөзенә карау бик күңелле. ...Игътибар итегез, хәзер – кадак кага алмаган әтиләр буыны. Чөнки аларны моңа беркем дә өйрәтмәгән. Ә алар үз балаларын нәрсәгә өйрәтәчәк? Чөнки хезмәт дәресләре – балаларда вак моторика үсеше, логик фикер йөртүгә өйрәтү дә», – дип сөйләгән сәясәтче.
Кабул ителгән очракта, закон рәсми рәвештә басылып чыккан көннән үз көченә керәчәк.
Искәртеп үтик, «балаларга мәктәптә мәҗбүри хезмәт тәрбиясе бирергә кирәк» дигән тәкъдим белән 2022 елның маенда Удмуртия Дәүләт Советы депутатлары чыгыш ясаган иде.