Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Идәнгә ятып йокласак та...» – Рамил Шәрапов күченгән

news_top_970_100
«Идәнгә ятып йокласак та...» – Рамил Шәрапов күченгән
"Татар-информ" архивы

Юмор остасы, артист Рамил Шәрапов гаиләсе яңа йортларына күченгән. Сөенечле хәбәрен ул сторисларында җиткерә. Үзләрен шәһәр читендәге йортка «куып җибәргән» салкын һава торышына да рәхмәтен әйтә.

«Бүген 12 май. Без инде икенче көн рәттән үз йортыбызда кунабыз. Һава торышына минем зур рәхмәт әйтәсем килә. Бәлкем ул андый булмаса, без йортыбызга әле күчмәгән дә булыр идек. Әлегә өебездә күп әйбер булмаса да, идәнгә ятып йокласак та, мин үземне чын күңелдән бәхетле дип саныйм. Бөтен ләззәте дә шундадыр, иң мөһиме – үзебезнеке. Без бәхетлебез. Һәрберебезгә бәрәкәтле маллар насыйп булсын», – ди артист, куанычы белән уртаклашып.

«Бәхетле, бәрәкәтле нигез булсын. Куанып яшәргә язсын»;

«Төпле нигез булсын. Котлыйбыз»;

«Тыныч нигез булсын. Шатлыкта, бәхеттә яшәргә язсын сезгә»;

«Хәзерге заманда йорт салып чыгу – бик зур әйбер. Тазалыкта яшәргә насыйп булсын», – дип котлаганнар аны дуслары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100