news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Идәнгә ламинат яки паркетны ничек итеп җәйгән өчен штраф салалар?

news_top
Идәнгә ламинат яки паркетны ничек итеп җәйгән өчен штраф салалар?
Михаил Захаров/архив

Фатирда ремонт ясарга җыенгач, дизайн һәм материаллар сайлауны гына түгел, технологияләрне дә истә тотарга кирәк. Технологияне бозсаң, барысын да төзәттерүләре ихтимал. Бу турыда «Прайм» агентлыгына адвокат Елена Кудерко сөйләгән.

Иң зур зыян идәннәрне дөрес иттереп ясамаудан булырга мөмкин. Хаталар аркасында гидроизоляция, тавыш изоляциясе бозыла. Кагыйдә буларак, күршеләр нәкъ менә шуңа зарлана. Алар судка шикаять бирергә мөмкин.

Әгәр суд билгеләгән төзелеш-техник экспертизасы технологияне бозу фактын ачыкласа, суд фатир хуҗасына кабат ремонт ясатуы, ламинат яки паркетны сүтәргә кушуы, аның астына регламент буенча тиешле барлык әйберне куярга мәҗбүр итүе бар.

Бу очракта акча янга калдырып булмый инде - эш барышын суд приставлары күзәтеп торачак. Өстәвенә, фатир милекчесен 2000 сум административ штрафка да тарталар, ди адвокат. Бу турыда РИА Новости яза.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар