Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Идәнгә егып, башына аягы белән басты». Эткә ялгыш баскан баланы атасы газаплаган

news_top_970_100
«Идәнгә егып, башына аягы белән басты». Эткә ялгыш баскан баланы атасы газаплаган
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Волгоградта яшәүче хатын элеккеге ирен 9 яшьлек кызларын газаплауда гаепли. Әни кеше сүзләренчә, әтиләре кызны идәнгә егып салган, башына аягы белән баскан. Ир-ат үз кызын шулай тәрбияләргә маташкан. Моңа кадәр 9 яшьлек кыз бала әтисенең кечкенә этенә ялгыш баскан булган. Бу турыда Волгоград.Онлайн хәбәр итте.

Кыз баланың тәнендә кыйналган эзләр буенча хокук саклаучылар тикшерү оештырган. Әлегә административ булган эшне судта карыйлар, диелә хәбәрдә.

Кызның анасы сүзләренчә, ул ире белән берничә ел элек аерылышкан. Быел ел башында әти кеше кызын үзенә кунакка алып киткән. Әниләре моңа рөхсәт биргән. Ләкин атасыннан кайтканда, кызның тәнендә бәрелгән урыннар, башында тырналган эзләр була.

«Мин кызымнан ни булганын сораштым. Ул, бар да тәртиптә, диде. Озак кына берни сөйләмәде. Ләкин аннары моны атасы эшләвен әйтте», – ди бу хатын.

Кыз бала сүзләренчә, ул әтисендә кунакта чакта ялгыш кына эткә баса. Эткә берни дә булмый, ләкин әти кеше моңа бик ярсый. Гаепләү версиясе буенча, әти кеше кызын идәнгә егып сала һәм башына баса. Ул шулай итеп эт кичергән авыртуны кызына аңлатмакчы була, диелә.

Моны белгәч, әни кеше хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә. Балигъ булмаган балалар эшләре буенча инспекторлар кыз белән аралаша, судмедэкспертиза кыйналган урыннарны терки. Әти кешегә карата «кыйнау» турында эш ачыла. Хәзер эшне судта карыйлар.

Әни кеше әйткәнчә, тикшерү барышында алар кызның атасы белән аралашканда башка әйберләр булуын да ачыклый.

«Кызым «лизь-лизь» уены уйнауларын сөйләде. Нинди уен – беркем берни аңламады. Уйнаганда, әтисе аның култык астын ялаган, имеш. Ник? – аңлашылмый. Кызым юынганда, әтисе ваннада аңа карап торганы да билгеле булды. Бу – балага ошамаган, тик әтисе барыбыз туктамаган», – ди әни кеше.

Гаепләнүче ир-ат процесс барышында үзенә алиби ясарга маташа, ләкин ул чакырган шаһитлар ялган күрсәтмә биргән, дип шикләнәләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100