Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Идәндәге мәетенә песи баласы сыенган»: Регинаны туган көне алдыннан яңа танышы үтергән

news_top_970_100
«Идәндәге мәетенә песи баласы сыенган»: Регинаны туган көне алдыннан яңа танышы үтергән
Фото: https://newsbash.ru

newsbash.ru Уфада булган фаҗига турында яза. 36 яшьлек Регина А., туган көненә 1 көн кала яңа танышын – 33 яшьлек Марсельне чакыра. Лифттагы видеога аларның көлешә-көлешә фатирга кереп барганнары эләгә: алар урамда тапкан песи баласын да үзләре белән алган булалар.

Берничә сәгать узуга, Марсель үзе генә чыгып китә. Ул нервланып тарта, башына ябыша. Бу видеоны соңрак эзләп табалар, билгеле. Туган көнендә Регина җавап бирмәгәч, кызның әти-әнисе аны эзли башлый. Фатирына килгәч, шаккаталар: идәндә кызларының мәете ята, ә мәеткә песи баласы сыенган булган.

Камера язмалары буенча Марсельне тиз табалар. Ул Уфа читендәге бер бистәдә качып эчеп яткан. Ул үтерүен таный. Марсель әйтүенчә, Регина аның әнисе турында начар сүз әйткән. Ир ярсып китә һәм кызга кадый. Регина качып котылмакчы була, әмма Марсель аны куып җитә һәм буып үтерә.

Марсель кулга алынган. Регина гаиләдә бердәнбер бала була. Әти-әнисе үтерүчедән мораль зыян өчен компенсация түләтергә тели.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 31 август 2024
    Исемсез
    Нормаль кеше булмаган инде бу, әни турында начар сүз әйткәннәр дип кеше үтермиләр, тор да чыгып кит. Кызның да әниләре мәзәк, Аллаһ сакласын, акча турында кайгыралар. Кеше үлемен, бигрәк тә баланыкын акча белән компенсацияләп булмый
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100