Һиндстанның Мадхья-Прадеш штатында табиблар 1 төндә 3 тапкыр агулы елан чаккан 3 яшьлек кызны коткарып калган. Алар балага 40 доза агуга каршы дару кадаган. Бу хакта Times of India басмасына сылтама белән РЕН ТВ сайты яза.
Пипария авылында яшәүче кечкенә Канчхан Кол әбисе янында идәндә йоклаган, шунда аның сул терсәген берничә мәртәбә елан чаккан. Кызның гәүдәсе берничә минут эчендә оеп чыга, сулышы кысыла башлый. Зыян күргән баланы тиз арада район хастаханәсенә алып китәләр һәм үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтыралар.
Балага агулы кобрасыман крайт еланы һөҗүм иткән. Тиз тарала торган нейротоксик агуга каршы тору өчен, табиблар 24 сәгать эчендә балага 40 доза антидот кадый.
Кыз ИВЛ аппаратында 11 көн булган, тагын 9 көн аны күзәткәннәр. 15 нче көнгә ул үзе ашый һәм эчә башлаган, ә агу тәэсирендә югалган тавышы әкренләп ачылган.
Табиблар әйтүенчә, бу – быел әлеге төбәктә исән калу шанслары гаять аз булган елан чагуның бик катлаулы очрагы булган.