news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Идән юа торган суга ни өчен тоз салалар?

news_top
Идән юа торган суга ни өчен тоз салалар?
https://pixabay.com/

Идән юа торган суга химик чаралар урынына бераз тоз салсаң, идән чистарак була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Гади су белән генә юган идәннән чиста оекбаш белән узсаң, җыештыруның бик үк шәп булмаганы аңлашыла.  Әгәр суга 1 кашык кына аш тозы салсаң, идән чиста, ялтырап тора, ап-ак оекбашка ябышырлык пычрак та калмый.

Тоз – табигый адсорбент, ул бөтен пычракны үзенә сеңдерә, патоген микроорганизмнарны бетерә, вак кристаллары бөтен пычракны да чистарта, өйдә һава сафлана.

Идәнгә кофе яки чәй түксәгез, башта өстенә тоз сибегез, аннары чүпрәк белән сөртеп алыгыз. Эзе дә калмас, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар