Россиядәге гриппка каршы вакцина чималның 80 проценты Мөслимдә ясала
Россиядә гриппка каршы вакцинаның 80 процент чималы Мөслимнең Вәрәшбаш авылында җитештерелә. «Интертат» журналисты Алмаз Шәңгәрәевнең шушы уникаль «Чайка» фермер хуҗалыгында булып кайтты.
2016 елда «Чайка» кошчылык фермасы җитәкчесе Дамир Шәңгәрәев «Ультрикс» һәм «Совигрипп» гриппына каршы вакциналар өчен биоматериал җитештерүне үзләштергән. Бүген исә вакциналар өчен биоматериаллар сату предприятие кеременең гомуми күләмдә 80 процентка кадәр тәшкил итә.
Россиядә гриппка каршы вакцинаны 3 предприятие җитештерә. Ул – «Микроген» фәнни-җитештерү берләшмәсе, «ФОРТ» һәм Санкт-Петербург вакциналар тикшеренү институты. Иң зур предприятияләрнең берсе булып Рязаньда урнашкан «ФОРТ» предприятисе санала. Ул Ростех дәүләт корпорациясе «Нацимбио» холдингына керә.
2020 елгы мәгълүматларга караганда, «ФОРТ» 1 ел эчендә 30 миллион гриппка каршы вакцина җитештергән. Шул исәптән, 1,1 миллион вакцинаны чит илләргә сатуга чыгарган.
Рязань эре предприятиясен гриппка каршы вакцина ясау өчен чимал белән Мөслим районында урнашкан «Чайка» кошчылык фермасы тәэмин итә.
«Чайка» кошчылык фермасы Мөслимнең Вәрәшбаш авылында. Биредә 38 200 данә йомырка сыйдырышлы 12 инкубация җиһазы һәм 38 200 данә йомырка сыйдырышлы 3 җиһаз бар. Еллык сыйдырышлыгы – 6 млн. йомырка. Фермада «Agri» Төркия компаниясе җиһазлары кулланыла. Бүгенге көндә бер тапкыр кошчылык комплексы утырту 465 мең кошчылык урыны тәшкил итә. «Чайка» фермасында барган эшчәнлек турында «Интертат»ка «Чайка» кошчылык фермасы урынбасары Алмаз Шәңгәрәев сөйләде.
Бу эшне минем әти башлап җибәрде. 2005 елда, район администрациясе тәкъдиме белән, ул Вәрәшваш авылындагы элеккеге колхозның ташландык корпусларын сатып алды. Сер булмасын, биредә элек дуңгыз асраганнар. Корпусларны бүрәнә, такта яндырып җылытылды. Бөтен эш кул белән башкарылды.
Әти үз эшен тавык белән йомырка сатып башлап җибәрде. Эмбрион турында Татарстанда белүче булмаган. Әти – мәгълүмат табып, күп укып, үз эшен башлап җибәргән гаҗәеп дәртле кеше.
Мин эшли башлаганда, безнең беренче «родильный» корпус төзелә генә иде. 2015 елда экономист һөнәренә Казанда укып кайттым да, әти белән бергә эшли башладык.
Мин – бухгалтер да, финансист та, экономист та, слесарь да. Мине балачактан ук әти эшкә өйрәтте. Кошчы да, каравылда да булдым. Аннары басуда эшләдем, кошлар ашаттым. Тиешле барлык стадияләрне үттем. Инкубатор, склад, май заводы белән идарә иттем. Хәзер инде мин үз эшемне белеп эшлим.
Биредә нинди эшләр башкарыла?
Иң элек корпуста чебине үстерәбез. Аннары аларны чеби тудыру бүлегенә күчереп утыртабыз. Тавык булып үскәч, ул йомырка сала башлый. Һәр йомыркага дезинфекция үткәреп, инкубаторга күчерәбез.
Йомырканы инкубатор эчендә 9-10 көн тоткач, кечкенә генә яралгы (эмбрион) барлыкка килә. Без аларны, фураларга төяп, Рязань лабораториясенә җибәрәбез.
Ә анда инде йомырканың билгеле бер катламына вирус кертәләр дә, яралгы вируска каршы антитәнчекләр бүлеп чыгара. Ул сыекчаның күләме бик аз, берничә миллиграмм гына. Менә шуны йомыркадан алып, гриппка каршы вакцина ясыйлар.
Йомыркага карата таләпләр бик җитди. Алар бөтенесе бер төстә, бер авырлыкта, бер зурлыкта һәм нык чиста булырга тиеш. Бу таләпләр үтәлмәсә, йомырка яраксыз була. Русча әйткәндә, брак. Йомыркалар сакланган җиһазда температура 32 градус җылы булырга тиеш. 30дан төшсә, эчендәге эмбрионнар үлә. Рязаньда штрихсканер аша йомыркаларның температурасын тикшерәләр. Төшкән булса, тагын таләпләр үтәлмәгән булып санала. Бик авыр процесс.
Биредә бөтен эш кул белән башкарыла иде. Хәзер бөтен әйбер автоматлаштырылган. Автомат тавыкларны сәгать 8дә, 12 дә, аннары кичке 5тә ашата. Йомыркаларны робот җыя, корпустагы температураны саклый, вентиляцияне көйли. Һәр корпуста тавык артыннан күзәтеп торучы кеше бар. Аларның утыруына, бөгелүенә, басып торуына игътибар итә. Корпус эчендә тузан булырга тиеш түгел. Идәннең чисталыгын ак носки киеп тикшерәбез.
Шундый конкуренцияле мохиттә ничек җиңеп чыга алдыгыз?
Әти һәрвакыт сыйфатка зур игътибар бирә. Тавык булсынмы, йомыркамы, эмбрионмы – барысы да сыйфатлы.
2016 елда Рязань безнең белән эш итүне икенче планга куйган иде. Безнең продукт сыйфатлы булгач, сатылу бәясе дә кыйммәт. Шуңа күрә арзанрак җирдән алып карадылар. Ярты елдан соң, безгә рәсми хат килеп төште. Анда аларның безнең белән эшлиселәре килгәне турында язылган иде.
Түбән сыйфатлы продукт белән эшләү нәтиҗәсендә, проблемалар килеп чыккан. 100 процент эмбрионнан 60-70 процент чимал гына алганнар. Бүгенге көндә 7 ел Рязань белән хезмәттәшлек итәбез.
Тавыкларга нәрсә ашатасыз?
Бездә зарарлы продуктлар бөтенләй кулланылмый. Бодай, арпа, кеше ашый торган көнбагыш маен тавыкка бирәбез. Безнең бер конкурент та андый продукт ашатмый. Әлбәттә, болар барысы да өстәмә чыгымнар таләп итә.
Безнең эшчеләрнең дә хезмәт хакы бәләкәй түгел. Татарстанның олы шәһәрләрендәге кебек 35-40 мең түләнелә. Эшчеләрне бушка ашатабыз, киендерәбез, эшкә алып киләбез. Эш өчен бөтен шартлар да тудырылган.
Ил вазгыятенә бәйле рәвештә, санкцияләр эшчәнлегегезгә тәэсир иткәндер?
Әйе, проблемалар бар. Алар запчасть белән бәйле. Чит илдән инде кайтарылмый. Төркия белән без дустанә мөнәсәбәттә. Безнең җиһазлар, техникалар – берсе дә Россиянеке түгел. Күпчелеге Төркиянеке. Һәр аппаратның эш җаен беләбез. Мәсәлән, Яңа ел төнендә берәр өзеклек барлыкка килсә, бөтен эшче электрикларыбыз ялда бит. Шуңа күрә, без үзебез мәҗбүри сменада булабыз. Ватылса, аны төзәтергә кирәк.
Шулай ук, Төркиядә безнең программа администраторы бар. Хата була икән, аңа мөрәҗәгать итәбез дә, ул дистанцион рәвештә проблеманы чишә.
Территорияне тырышып саклыйбыз. Бездә гел чиста һәм тәртип булырга тиеш. Бөтен җирдә асфальт салынган. Аңа даими дезинфекция ясап торабыз. Бер мамык та булырга тиеш түгел.
Кош гриппы бик куркыта. Без шуңа ветеринария ягыннан бөтен әйберне үтибез. Бездәге үтәлгән эш 80 процент Россия фабрикаларында үтәлми, дип уйлыйбыз. Керү белән чыгу юлында дезбарьерлар тора. Дезинфекцияле препаратлар белән су булырга тиеш.
Ферма өстеннән кошлар оча башласа, без махсус сигналлар кушабыз, аларны куркытабыз. Кошлардан чир иярергә мөмкин. Кайбер фабрикалар 1 сигналны 5 елга куйдырта да, атна саен аны акырта. Ә кошлар ул тавышка ияләшеп, куркудан туктый.
Без исә, сигнал бирсен өчен, махсус компанияләрдән кеше чакыртабыз. Алар һәрвакыт төрле сигнал яңгырата.
Яраксыз тавыкларны нишләтәсез?
Безнең махсус мич бар. Аларны шунда 800 градуста яндырабыз. Һәм ул көлгә әйләнә. Бу – ис тә, чир дә таралмасын өчен эшләнелә. Капчык күтәреп, каядыр урманга алып барып куя торган «андый» вакытта яшәмибез.
Тавыкларны күп дигәндә 1 ел тотабыз. Аннары алар халыкка сатыла. Без аларны нибары 60-70 сумнан гына җибәрәбез. Һәр елны диярлек бер үк әбиләр килә. Суыткычларын тутырып куялар. Рәхмәтләр әйтеп китәләр. Бик «приятный» әйбер.
Инкубатордан чыккан бер көнлек чебиләрне фуралар белән килеп алып китәләр. Фермерлар чебиләрне 1 айга кадәр үстерә дә, тавык итеп, халыкка саталар.
- 2022 елда 60 мең тавык сыйдырышлы 2 яңа корпус төзелгән. Ферма «Ультрикс» гриппына каршы вакциналар өчен биоматериал җитештерү белән шөгыльләнә.
- 2023 елдан Россиядә җитештерелә торган гриппка каршы вакцинаның 80 проценты Мөслим районының «Заря» һәм «Чайка» кооперативында җитештерелгән эмбрионнар ярдәмендә эшләнәчәк.
Кызганыч, килгән кешене корпус эченә кертмиләр, инкубаторлар янына якын китермиләр. Бу – вирус таралу куркынычына бәйле. «Чайка» кошчылык фермасының территориясен урамнан гына төшерә алдык.