Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Идәннән шуышып баскычка таба баралар». Үсмер малай энеләрен янгыннан алып чыккан

Әни кеше теше сызлагач, ашыгыч рәвештә табибка китә, өч малай өйдә калып тора.

news_top_970_100
«Идәннән шуышып баскычка таба баралар». Үсмер малай энеләрен янгыннан алып чыккан
https://pixabay.com

23 майда Башкортстанның Уфа районындагы Алексеевка авылында шәхси йортка ут каба. Ярты сәгать эчендә коткаручылар килеп җитә. Бу вакытта янгын 20 квадрат метр мәйданны чолгап алган була. «Башинформ» агентлыгы бу вакыйгада батырлык күрсәткән үсмер турында хәбәр итә. Ул ике нәни энесен уттан алып чыга алган.

Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, янгын башланганда өйдә балигъ булмаган өч бала була. Малайларга 14, 9 һәм 4 яшь. 9 яшьлек малай аутизм белән авырый. Балаларның анасы стоматологка ашыгыч рәвештә китә. Олы малай энеләрен карап торырга кала.

Кызганычка каршы, 9 яшьлек Богдан сөйләшми һәм сүзләрне дә аңламый. Ул икенче катка ванна бүлмәсенә менеп китә һәм юынырга җыена. Олы һәм кече малайлар беренче катта телевизор карарга кала.

Бераздан Герман исемле олы малай сәер тавыш ишетеп ала, ул тикшерергә өске катка менеп китә. Герман менгәндә икенче катны төтен баскан була. Ул тиз генә ванна бүлмәсенә керә, Богданны алып чыга. Алар идәнгә ятып шуышып диярлек баскычка таба китәләр. 

Герман беренче катта Егор исемле нәни малайны кулыннан җитәкләп ала. Ул энеләреннән урамга алып чыгарга өлгерә. 

Малайлар өчесе дә урамда булгач, инде куркыныч янмагач кына, Герман янгын турында күршеләренә хәбәр итә, аннары янгын сүндерүчеләрне чакыра. 

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсе Германны бүләкләү турында мөрәҗәгать белән чыгачак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100