Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Идән юучы булып урнашкач, кешедән ояла идем»

Тирә-ягыбызда чисталык булмау аның булганына караганда да күбрәк күзгә ташлана. «Интертат» хәбәрчесе чисталык сагында торучы җыештыручыларның үзләре белән сөйләште.

news_top_970_100
«Идән юучы булып урнашкач, кешедән ояла идем»
https://pixabay.com/ru

Бер мәҗлестә бер ханым үзенең һөнәрен бик кызык итеп «чисталык менеджеры» дип атаган иде. Идән юучы дигән һөнәр белән бүген бик мактанып та булмыйдыр, тик һәммәбезгә дә эшкә килгәндә, кибеткә яисә подъездыбызга кергәндә чисталык мөһим. Еш кына менә шушы чисталык сагында торучы ханымнар турында бөтенләй уйламыйбыз икән бит.

«Рәхәтләнеп, армый-талмый җыештырам»

Чисталык булмау аның булганына караганда күбрәк күзгә ташлана. Казанның бер «Бизнес үзәге”ндә җыештыручы булып эшләүче Миләүшә апа Низамиева белән сөйләштек.

«Мин инде 10 ел бер җирдә идән юучы булып эшлим. Эшемне яратам, миңа ошагач, эшемнең нәтиҗәсе башкаларга да ошыйдыр дип уйлыйм инде. Рәхәтләнеп, армый-талмый җыештырам. Коллективтагы бөтен кешене беләм, үз итәм, елмаям. Алар да миңа рәхмәтләрен әйтеп китәләр, эшемне хөрмәт итәләр. Кешеләр бездә гел алмашынып тормый, бер-беребезне күптән беләбез. Бүгенге көнгә кадәр әле эшемә карата бер дә ризасызлык белдереп, артымнан мыр-мыр килеп йөргәннәре юк, Аллаһка шөкер. Бөтенесе дә бик канәгать. Алай гына да түгел, андагы кайбер бухгалтерлар, менеджерлар яныма килеп серләрен дә уртаклашалар, араларында киңәш сораучылар да бар. Мине идән юучы гына дип кимсетеп карауларын тоймыйм.

Безнең бизнес үзәктә дә хезмәткәрләрнең үзара бәйрәм ясап, кәеф-сафа корып алган вакытлары була. Аннан зарланганым юк. Керәм дә сөртәсен сөртеп, чүп-чарларын капчыкларга тутырып алып чыгып китәм», — ди ул. 

Миләүшә апа эше турында бер дә авырсынмыйча, шатланып сөйләвен дәвам итте. Җыештыручы булып эшкә кергәнче ул сатучы булган икән.

«Йөз-кыяфәтең дә, акылың да бар. Нишләп идән юасың?» — диючеләр дә булды. Дөресен генә әйткәндә, миңа җыештыручы булып барырга туры килде. Башта базарда үземнең сату нокталарым бар иде: аяк киеме саттым. Аннары декрет ялына киттем. Әнием сукыр иде, аны монда Казанга алып килергә туры килде. Бала да әле балалар бакчасына китмәгән чак иде ул. Әз генә булса да үз акчам булыр, иртәдән төшкә кадәр тиз генә барып килергә була, дип эшләп алу җае чыкты да бардым. Эшләдем дә, әни белән баламны да карый ала идем, шулай җайландым. Эшләре дә, кешеләре дә ошады, шунда калдым. Эшемне алыштырып торасым килмәде.

Ковид безнең — идән юучылар тормышын үзгәртте димәс идем. Күбрәк хлорка куллана башладык. Беренче көннәрдә эштә утыручылардан аллергияләре юкмы икән дип сорап, кызыксынып чыктым. Хлорка салуым турында да белгертеп куйдым. Эштә биргән чүпрәкләре ошамый, алар урынына үзем яхшыракларын алып барам да тиз генә җыештырып атам», — дип эше турында янып-көеп сөйләде Миләүшә апа.

Аннан бер генә дә зар сүзе ишетелмәде. Үзе белән булган бер очракны да сөйләп үтте ул.

«Берсендә эштә: «Бәдрәфне күрдеңме, анда бигрәк… ничекләр генә җыештырып бетерерсең инде», — диештеләр. Анда берәү бәдрәфкә барып җитә алмаган, бөтен җир буялып беткән иде. Бар җирне юып ялтыраттым. И, ул кешене шундый жәлләдем. Мескен, ничек өенә кайтып җитте икән дип, чын күңелдән кызгандым менә.

Идән юучы кешеләр, миңа калса, бик тырышлар. Аларның күбесе идән генә юмый, тагын башка бер җиргә барып та эшләп кайталар», — дип сөйләде ул.

«Идән юучы булып урнашкач, кешедән ояла идем»

Саниянең (исеме үзгәртелгән) «Салават күпере» торак комплексында җыештыручы булып эшли башлавына 4 ел булган. «Мин подъездлар юам, — дип сөйли башлады ул. — Без «Салават күпере”ндә фатир алгач кердем бу эшкә. Шәһәргә барып йөрергә ерак, балаларым да кечкенә, аларны да карарга кирәк. Моңа кадәр мин атлар белән эшли идем, заводта эшләп алган чагым да булды.

Эш хакыбыз кечкенә, бөтен нәрсәгә бәя арта, ә безнең акча өч ел инде шулай тора. Мин 4 подъезд юам, шуның өчен 20 мең сум акча алам. Безнең эш хакын юган мәйданга карап исәплиләр, тик аның 1 квадрат метры күпме торганын берәүгә дә әйтеп тормыйлар. Мондагы идән юучылар — үзмәшгуль кешеләр. Эш кенәгәбез юк, эш стажы бармый. Эш хакын тоткарлау очраклары да еш күзәтелә. Без идарә итүче компания яллаган шәхси клининг компаниясе буларак эшлибез.

Мин әле тагын «Радужный”га барып та эшләп кайтам. Анда рәсми рәвештә эштә теркәлдем. Премияләре дә булгалый. Ә «Салават күпере”ндә бернәрсә дә юк: премия, балаларга Яңа ел бүләге, больничный, отпуск ялы да. Бер ел элек менә шулай үзмәшгульлеккә күчерделәр. Китәсе дә килә, ә кая барырга?

Мондагы яңа йортлар эчендә юарга тиешле мәйданы да зур бит: коридор, балкон, баскыч. Менә ул балконнарда нәрсә генә кыланмыйлар инде: кече йомышларын, зур йомышларын да үтәргә оялмыйлар. Бөтен йортларда булмаса да, аунап яткан энә, уколлар да күренгәли. Аларны сак кына себерке белән себереп түгәбез. «Салават күпере”ндә яшьләр, гаиләле кешеләр күп дисәләр дә, менә шулай пычратырлык бәндәләр дә табыла. Аннары безнең өстән: «Икешәр ай җыештырмыйлар», — дип зарланып та яталар. Кешеләрнең идән юучы, җыештыручыларга булган мөнәсәбәте бик начар. Шәхсән үземә карата да кешеләрнең фикере минем эш урыныма бәйле рәвештә үзгәрде. Кеше хезмәтен хөрмәт итә белмиләр. Башта, идән юучы булып эшкә урнашкач, ояла идем, хәзер ияләштем инде. Эш бит инде ул, минем акча чыганагы. Минем эшем дә кешеләргә файда китерә.

Минем белән бергә ике әби эшли, калганнары яшьләр — 30-40 яшькә кадәр. Күбесе үзебез тирәдә яшәүчеләр», — дип сөйләде җыештыручы ханым.

 «Эштән китеп, кире килүчеләр дә бар»

Казанның бер эре сәүдә үзәгендәге клининг компаниясе администраторы үзенең исемен әйтмичә генә сөйләшергә риза булды. «Безгә эшкә, гадәттә, 40-45 яшьтәгеләр килә. Ә БДБ илләреннән килүчеләрне карасак, яшь — 19-20 яшьлек кызлар җҗыештыручы булып урнаша. Идән юарга алганда кешенең белеменә карап тормыйбыз, иң мөһиме — эшләргә теләге булсын. Пенсиядәге апалар да килә идән юарга. Дөрес, аларның эшкә рәсми рәвештә урнашасы килми, югыйсә, пенсияләре кими. Кредитлары булганнар төп эш урыннарыннан тыш өстәмә керем булсын дип тә киләләр. Идән юарга килергә кешене төрле тормыш шартлары этәрә. Бер хатын, мәсәлән, төнлә килеп идән юа иде, ә көндез баласын мәктәпкә йөртә. Җыештыручы булып эшкә урнашасы кешедән иң башта аңа кайсы вакытта эшләргә уңайлы булуы турында белешәбез, аннары шуннан чыгып график төзибез», — диде ул.

Клининг компаниясе администраторы идән юучыларның эш шартлары яхшы булуын да аңлатты. «Хезмәт хакы эш сәгатенә карап түләнә. Күпме икәнен әйтергә ярамый. Бәйрәм көннәрендә эшләгәндә өстәмә түләүләр һәм премияләр дә каралган. Җыештыручылар ике смена эшли: иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр, аннары иртәнге сигезгә кадәр төнге смена башлана. Эшләргә кеше җитми дип тә әйтә алмыйм. Килеп эшләп карыйлар да, яхшырак җир эзләп китәләр. Эш шартларының яхшы икәнен аңлагач, араларында кире кайтучылар да бар. Бер җыештыручы, мәсәлән, инде 10 ел эшли. Андыйлар да бар.

Идән юучыларга булган төп таләпләр: вакытында эшкә килергә, төшке ашны вакытында ашарга, формадан йөрергә. Монда сәүдә үзәге хезмәткәрләре өчен үзенең ашханәсе, киенеп-чишенү бүлмәләре бар. Шунда ук душ кереп, юынып та алу мөмкинлеге каралган», — диде ул.

Саннар

Эш вакансияләре күрсәтелгән бер сайтта идән юучы булып эшләргә теләүчеләр өчен Казан буенча 10 белдерү бар. Күбесендә эш хакы 18 мең сум дип күрсәтелгән.

Икенче бер сайтта исә белдерүләр күбрәк — 268. Вәгъдә ителгән хезмәт хаклары 18-20 мең тирәсендә. Ярты көн җыештырган өчен 6 меңнән алып 10 мең сумга кадәр түләячәкләр. Кайбер белдерүләрдә эш тәҗрибәсе булуның хуплануын да әйткәннәр.

Кунакханәдә идән юучыларга бер смена өчен түләү 1980 сум, айлык керем 40-45 мең дип күрсәтелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100