Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Идән астында мәет кисәкләре салынган капчыклар». Башкортстанда югалган кеше табылган

Мәрхүм ир-ат 1 гыйнварда туганына кунакка барган җирдән югалган булган.

news_top_970_100
«Идән астында мәет кисәкләре салынган капчыклар». Башкортстанда югалган кеше табылган
https://pixabay.com

Башкортстанда югалган 53 яшьлек ир-атның мәете табылган. Аның гәүдәсе кисәкләргә туракланган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Гафури районында яшәүче ир-ат 1 гыйнварда югала. Аның мәетен Имәндәш авылында, туганының йортында идән астыннан табалар.

Мәрхүмне 1 гыйнварда соңгы тапкыр күргәннәр. Ул туганына кунакка бара торган була. Туганы исә яраткан хатыны белән яши. Башта бу ир белән хатын югалган ир-атның үзләренә килүен кире кагалар. Ләкин идән астында мәет калдыклары салынган капчыклар табылгач, алар җинаятьләрен сөйләп бирә.

«Мәрхүм ир-ат туганында кунакта вакытта спиртлы эчемлекләр эчеп утыралар. Аннары өй хуҗалары белән кунак талаша башлый, аннары алар сугышалар. Шул чакта хуҗа хатын кунак ир-атның муенына берничә тапкыр пычак кадый. Яраланган ир-ат урында ук һәлак була», — дип сөйләгәннәр Башкортстан буенча Тикшерү идарәсендә.

Берничә көн узгач, җинаятьчеләр мәрхүмнең мәетен берничә кисәккә бүлгәли. Ләкин аларны яшерергә өлгермиләр, өйгә полиция килеп керә. Үтерүдә шикләнелүче хатынны тоткарлаганнар, ул СИЗОда утыра. Аның белән яши торган ир-ат әлегә иректә, аны җинаятьне яшерүдә гаепләүләре ихтимал, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100