Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ибраһим хәзрәтне акча өчен үтергәннәр, өч баласы ятим калган

news_top_970_100
Ибраһим хәзрәтне акча өчен үтергәннәр, өч баласы ятим калган
Фото: Вконтактеда Ибраһим хәзрәт фотосы

Ульяновск өлкәсендә Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылы мөәзине Ибраһим Исяняевның мәетен тапканнар. Аны үтерүдә шикләнелгән кеше Украинага ягына барганда, Белгород өлкәсендә кулга алынган. 164.RU журналисты язуынча, бу хакта Саратов өлкәсе мөфтие урынбасары Әхмәд хаҗи Маметов хәбәр итә. Мөәзин мәетенең төгәл кайда табылганы билгеле түгел. Шулай ук калган мәгълүматлар да рәсми расланмаган.

Ибраһим хәзрәтнең 3 баласы ятим калган.

16 апрельдә Урта Әләзәннең 5нче мәчете мөәзине – 45 яшьлек Ибраһим хәзрәт – «Газель» автомобилендә терлекләр сатып алырга чыгып китә. Аның 300-400 мең тирәсе акчасы була. Ул Саратов өлкәсенең Черкасское районы Вольское авылы яныннан соңгы тапкыр элемтәгә чыга. Бу авыл – Ульяновск өлкәсенең Павловка авыл белән чиктәш. Ибраһим хәзрәт үзенә терлекләр сатам дип вәгъдә иткән кешене – пассажир сыйфатында «Газел»енә утырып барган кешене – фотога төшерә. Аннары элемтәгә чыкмый. Бераздан аның янган «Газель» автомобиле Павловка авылы янында табыла.

Ибраһим хәзрәтне туганнары, полиция эзли башлый. Ул фотога төшергән ирне федераль эзләүгә бирәләр. Кешеләр аны таный – 36 яшьлек Раил, акчага кызыгып, таларга, үтерергә мөмкин, дип язалар. Аны табучыга 1 миллион сум акча вәгъдә итәләр.

5 көн буе Исяняевны авылдашлары, Павловка авылы кешеләре эзли. «ЛизаАлерт» эзләүдә катнашмый, дип яза сайт.

Урта Әләзән – иң зур татар авылы.

Ибраһим Исяняевны эзләү

Фото: ©

Ибраһим хәзрәт төшергән фотода – Раил исемле кеше.

Фото: ©

Ибраһим хәзрәтнең яндырылган автомобиле

Фото: ©

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100