Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Ибраһимовичлар"ны ничек танырга, "спасибо"ны кемгә әйтергә, бензин бәясе төшүне кайчан көтәргә: Рәмис Латыйповтан күзәтү

Бу атнада дөньяда һәм илдә нинди вакыйгалар булды? Трампның Төньяк Корея лидеры белән очрашудан баш тартуы, Абрамовичның Израиль гражданлыгын алырга җыенуы, бензин бәяләре артуы һәм соңгы кыңгырау - бу вакыйгалар "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш редакторы Рәмис Латыйпов күзәтүендә.

news_top_970_100
"Ибраһимовичлар"ны ничек танырга, "спасибо"ны кемгә әйтергә, бензин бәясе төшүне кайчан көтәргә: Рәмис Латыйповтан күзәтү


Трамп өрекле чәй эчәргә җыенмый

Бу атнада мәгълүмат чаралары дөньякүләм әһәмияткә ия булмаган сәяси вакыйганы тикшерә. АКШ президенты Трамп Төньяк Корея җитәкчесе Ким Чен Ын белән июнь аенда очрашырга тиеш иде. Төньяк Корея, очрашуга нияте барлыгын күрсәтеп, атом-төш коралы полигонындагы шахталарны шартлатты. Трампны бу адым йомшарта алмады – ул Төньяк Кореяне агрессив сәясәт алып баруда гаепләп, очрашудан баш тартты.

Төньяк Корея лидеры, АКШ президенты белән теләсә кайчан очрашырга әзер булуын әйтте. Үзен юкка кимсетелгән рәвеш алып, бу вәзгыятьтә үзенә сәяси файда алды дияргә була. Алдан планлаштырган очрашудан сәбәпсез рәвештә кисәк кенә баш тарткач, билгеле, вәзгыять Трамп файдасына түгел.

Төньяк Корея лидерының "җәберсетелгән" кыяфәттә калуы аның йомшак кеше булуын күрсәтми, билгеле. Атом бомбасы булуы белән шапырынып, әледән әле күршеләрен - Көньяк Кореяне, Японияне куркытып тора. Аның да үз уены. Башкаларның мисалы да күз алдында. Гыйрак бит химик коралым юк дип исбатлады гына - Саддам Хөсәенне хакимияттән бәреп төшерделәр. Атом-төш кораллары ясалмавын исбат иткәч кенә Ливия башлыгы Каддафи да хакимияттән колак какты. Шушы мисаллар күз алдында булган Төньяк Корея да мускулларын уйната, шул ук вакытта үзенең адекват, сөйләшүләр яклы булуын да күрсәтәсе килә. Әмма конкрет бу очракта, сөйләшүдән баш тарткан Трамп сәяси яктан оттырды кебек. Чөнки килешенгән очрашуны өзәргә бернинди сылтау да юк иде.

Мин “антиамериканист” түгел, гомумән, АКШны тикшергәнче, үзебезнең илебезгә игътибар булса, яхшырак булыр иде дигән фикердә торам. Әмма АКШ дөнья державасы һәм шушы ил дөнья икътисадында төп рольне уйный, без бу илгә игътибарсыз калырга тиеш түгел. Ә миңа ул илдәге сәяси вәзгыять бер дә ошамый.

АКШ президенты сайланган вакытта ук шундый борчу барлыкка килде: 327 миллион кеше яшәгән, Җир шарындагы икътисадны кулында тоткан илдә президент итеп сайларга бер нормаль кеше булмасын әле? Ике кандидат: 70 яшьлек әби белән 70 яшьлек бабай. Рәхим итеп икесе арасыннан сайлагыз. Бичара халыкның әби карчык Клинтонны президент итеп күрәсе килмәгәндер инде, барыбер ир кеше дип бабаен сайладылар.

Өлкәннәрне гаепли дип уйлый күрмәгез, Газраил фәрештә рөхсәт итсә, без барыбыз да картаячакбыз. Әмма ул яшьтәге кешенең шөбһәле, үпкәчел, һәр нәрсәдән шикләнүчән булуын да беләбез. Кирәкмәгән урында шикләнү, кирәксез урында батырлык барлыкка килә аларда, аларны инде иртәгесе көн кызыксындырмый, дөнья тарихына кереп каласылары килә – мәңгелек турында уйлыйлар. Шуңа күрә алар ир уртасы кеше эшләмәгәнне кылырга сәләтле.

Үзенең булдырганын балаларына гына түгел, оныкларына тапшырып, оныкларының балалары белән өрекле чәй эчеп кенә утырасы бабайны “син булдырасың” дип җитәкче итеп утыртып куйдылар. Бабай хәзер илне дә үзе белән бергә картайта.

Җитәкче итеп бабайны куйганны аңламыйча, шуның кыланмышларыннан зур сәясәт эзлиләр. Япония премьер-министры белән унтугыз секунд күрешкән икән, күрешкәндә икенче кулы белән алты тапкыр тегенең кулын сыпырган. Черногория президентын төртеп җибәргән. Сирия президенты Асадны хайван дип атаган. Бу нәрсә аңлата дип хыялланып утыралар сәяси күзәтчеләр. Нәрсә аңлатсын? Бабайның ял итәсе килә, өрекле чәй эчәсе килә. Шуңа котырган ул. 71 яшь бит инде аңа! Ул әле президентның киңәшчесе кебек вазифада эшли ала, бәлки тормыш тәҗрибәсе җыйган кешегә ул урын иң кулай булыр иде. Әмма ил белән идарә итүне Трампка тапшырулары бер дә дөрес түгел.

Безнең СССРда да политбюро тезелеп киткән бабайлар булды бит, Кремльдән кәфенләп алып чыгып киткәнче утыралар иде, берсенең дә өрекле чәй эчәргә киткәне булмады. Нәтиҗәсе ни булганы күз алдында – алар белән бергә ил дә картайды. (Кайгырып әйтүем түгел, мисал итеп әйтәм, моңа карата үз фикеремне сорасалар – Советлар Союзын тараткан ул бабайларга рәхмәт кенә диясе килә.) Власть шундый җир инде ул. Шуңа властьтагы бабайларны ипләп кенә вакытында озатырга кирәк.

Без совет чорындагы политбюродан көлә-көлә кабат үзебезнең дә шул ук юлга кереп киткәнебезне сизми дә калдык. Ярар, ул безгә килешеп кенә тора, ул безнең менталитетыбызга хас. Ә менә бу АКШны гына күр. Әйтәм бит, илдә сайлар кешеләре калмаган икән, димәк, җәмгыятьләре картайган дигән сүз. Кызганыч, без омтылган һәм мактап сөйләгән “көнбатыш демократия”сенең сүнеп баруы инде бу.

Абрамович Израильгә китә, безнең “ибраһимычлар” - Казанга

Россиянең иң бай кешеләренең берсе булган Роман Абрамовичның Израиль гражданлыгын алырга теләве турында хәбәр ителде. Ул Чукотка губернаторы итеп сайлангач, мәзәк барлыкка килгән иде. Нигә Абрамович Чукоткага киткән? Чөнки Россиядә шуннан да ераккарак китеп булмый.

Дөнья байлары арасында 51нче урында торган Абрамович инде күптән Бөекбританиядә яши. Хәзер рухи ватанына – Израильгә үк чыгып ычкынды. Аның белән бергә илнең әллә никадәр байлыгы да чит илнекенә әйләнде дигән сүз.

Безнең үз Абрамовичыбыз да бар. “Ваучерлаштыру” вакытында халыкка кер юу порошоклары өләшеп Казан заводларын һәм зур-зур җир кишәрлекләрен кулына төшергән Алексей Семин да Әлдермештә түгел, Франциядә яши.

Хәер, һәр авылда да диярлек үз Абрамовичлары бар. Ибраһимовичлары. Аларны сез дә беләсез. Кемнәр икәнен ачыклар өчен авыл урамын урамнан түгел, бакча артлары ягыннан урап кайтыгыз. Кайсының сарай артында колхозның чәчкечләре, тырмалары, комбайннары, тракторлары тора – игътибар итегез әле шуларга. Җирле Ибраһимовичлар түгелме алар? Әгәр алар ул байлыкны милек пае буларак алган фермерлар түгел икән, димәк, ул колхозныкы. Колхоз – халык байлыгы иде. Берәр тапкыр өегезгә килеп, “менә фәлән колхоздан чәчкеч сатып алды, шуның акчасы бу” дип фәләнчә сум биреп киткәннәре бармы? Юк икән, Ибраһимович бакчасына ул чәчкеч-комбайн ничек килеп кунаклаган?

Хәер, җирле Абрамовичларның да күбесе авылда яшәми инде хәзер. Колхозлар таралган вакытта баеп калганнарның күбесе Казан янындагы коттедж бистәләрендә гомер кичерә. Абрамович Израильгә кача, Семин – Франциягә, ә Ибраһимовичлар Казанга кыяклый.

Ә Татарстанда 2011 елдан соң беренче тапкыр коррупциянең кимүен әйтәләр. ТР коррупциягә каршы көрәш идарәсе мәгълүматлары буенча, 2011 елда республикадагы һәр бишенче кеше коррупция күренеше белән очрашса, хәзер һәр унберенчесе генә. Урласын урлап бетергәннәр дип куаныргамы, “төзәлде безнең түрәләр, урламый башладылар” дип куаныйкмы?


Кыңгыраулы мәктәп еллары

Бу атнада бик матур һәм бик күңелле бер бәйрәм дә узды әле. Соңгы кыңгырау – Яңа ел, 8 март, 1 сентябрь кебек иң матур бәйрәмнәрнең берсе. Үзенчәлекле символлары да бар бәйрәмнең. БДИлар кереп, укуларның расписаниесе үзгәреп бетсә дә, соңгы кыңгырау көнен үзгәртмәделәр, анысына зур рәхмәт.

БДИны ниндидер бер коточкыч афәт итеп сурәтлиләр. Балалары БДИ тапшырган ата-аналар башкарак фикердә – ни генә әйтсәк тә, бу яңа система укучыларга үзләре теләгән уку йортын сайларга мөмкинлек бирә. Элек бит мәктәптә бер, институтта тагы бер имтихан бирә идең. БДИны тапшырдың икән – уку йортын үзең сайлыйсың. Шәп бит.

Аннан соң БДИның һаман да ахмак рәвештә “әйе” белән “юк” арасында сайлап кына утыра торган имтихан системасы дип сурәтлиләр. Хәзерге БДИ элекке система белән үткәрелми, анда инде иҗади сораулар да бар. Шуңа күрә дә аны коточкыч монстр итеп күз алдына китерми.

Әмма БДИның татар халкына бик зур зыяны булды. Ул – татар телендә белем алуны кирәксез итеп калдыру. БДИ рус телендә генә булу сәбәпле, шуңа әзерләнәсе бар, татар теле кирәкми дигән күренешне тудырды. Менә шул бу системаның татар халкына китергән иң зур зыяны. Әмма ул тулаем алганда ата-аналар өчен әйбәт булгач, халыкта зур дәгъва да тудырмый. Бирергә курыкканнар тугыздан мәктәптән ычкына, БДИ бирә алганнарга бик әйбәт. Шулай итеп, БДИ милли телләрнең башына җитте.

Казандагы “Соңгы кыңгырау”да бер казус булды. Матбугат Казандагы соңгы кыңгырау бәйрәменә авырлы җырчы Ханнаны чакыруны да һәм Илсур Метшинның бәйрәмдә балаларга “мәхәббәт һәм балалар” теләвен язып рәхәтләнде. Мэр нәрсәгә өнди балаларны, имеш.

Шуны укыгач, бер авыл укытучысының сөйләгән фаҗигаи тарихы искә төшә. Ул бит инде хәзер генә “табиб сере” дигән әйбергә зур игътибар бирәләр. Элегрәк табиб белгәнне ярты авыл ук булмаса да, укытучылар белә иде. Авыл мәктәбенә кызларны карарга гинеколог килгән. Шуннан класс җитәкчесенә әйтеп киткән:

- Синең кызларыңның яртысы “кыңгыраулы” икән инде...

Шуннан соң “Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә моның бу кызлары чыгып җырлый икән:

“Кыңгыраулы, кыңгыраулы,
Кыңгыраулы мәктәп еллары...”

“Шул җырны җырлаган укучыларыма күтәрелеп карый да алмадым. Шушы хәлдән соң ул җырны һич кенә дә тыныч кына тыңлый алмыйм”, - дип сөйли бичара укытучы. Моның өчен “Кыңгыраулы мәктәп еллары” бөтенләй башка яктан ачылган. Ул, бичара, балаларым тәрбияле, күземә генә карап торалар дигән ышаныч белән яшәгән булган.

Татьяна, Ксения ханымнарга зур спасиболар!

Татарстан депутатлары Дәүләт Думасының милли телләрне ата-аналар иреге буенча укыту турындагы закон проектына тагын бер тапкыр каршы чыкты. Дәүләт Думасы бу закон проектын көзен караганда төбәкләрнең фикерләрен исәпкә алыр дигән карар кабул ителде. Бу закон проектына каршы үз сүзен Ксения Владимирова, Татьяна Воропаевалар да әйтте.

Без аңлыйбыз инде, бу ханымнарның татар телен яклап әйтүе ул шулай әйтелергә тиешле сүзләр дә, әмма дә бит Ксения, Татьяна исемле ханымнарның татар телен яклап сүз әйтүе йөрәккә май булып ята. “Татар күңеле” дигән тәлинкә бик сай – рус фамилияле кеше татарны яклап сүз әйтсә, эреп агарга гына торабыз. Ә инде бу атнада Буага театр фестиваленә килгән актер Сергей Безруков та татарча шигырь укыгач, артыбыз күл булды. Большое-большое спасибо аларга.


Бензин бәясе кайчанга кадәр артачак?

Нәрсә беркайчан да кимеми, һәрвакыт арта дигән балалар табышмагы бар. Дөрес җавабы – кешенең яше. Россиядә гел артып торган бер әйбер бар. Ул – бензин бәясе. Нефть бәясе күтәрелсә дә, төшсә дә, стабиль торса да, елга ике тапкыр – язгы кыр эшләре һәм көзге урак чорында бензинга бәя арта. Быел да шулай булды. Дизель ягулыгы 42-43 сум, былтыр гына 33 иде.

Быелның маенда нефтькә бәяләр 2014 елның ноябрендәге дәрәҗәгә – барреле 80 долларга күтәрелде. Россия бюджеты нефть бәясен 40 доллар дип исәпкә алып кабул ителгәнне искә төшерсәк, ил икътисадын тәртипкә салырга мөмкинлек туды дияргә була.

Әмма безнең илдә башка кануннар – бер күтәрелгән бәя кире төшми. Ягулык бәясе барыбер елга ике тапкыр арта.

Россия җитештерү белән шөгыльләнергә, үзен үзе ашатырга тиеш дип зур мөнбәрләрдән сөйләнгән бер мәлдә ягулык бәясе авыл хуҗалыгы продукциясе үзкыйммәтенең 40 процентына җитте.

Бензин-дизель ягулыгына шундый бәяләр булганда санкцияләр дә кирәкми. Әле ярый безнең “Татнефть”, ТАИФ Татарстанныкы булгач, күпмедер дәрәҗәдә ташламалы бәяләр белән саталар ягулыкны. Әмма ташламалы дигәне дә 41 сумнан бит аның!

Бүген авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бер генә нәрсәне ышанычлы дип әйтә ала – көзен ягулык бәясе тагын бер кабат артачак. Әмма аларның ашлыгы нинди бәядән булыр - анысын беркем дә әйтә алмый.

Шушындый шартларда кибет киштәләрен фальсификат продукциясе тутырганын, һәр дүртенче пакеттагы сөт һәм сөт продуктларының фальсификат булуы гаҗәпме?

26 май – эшмәкәрләр көне. Һәм берничә сан. Россиянең байлыгын булдыруда (ВВП) эшмәкәрләрнең роле 20 процент. Чит илләрдә бу сан 50 процент тәшкил итә. Безнең илнең байлыгын эре предприятиеләр булдыра. Статистика буенча, Россиядәге 3 процент кечкенә предприятие генә 3 елдан артык эшли, калганнары ябылып бара.

Әле ул 20 процентны да тикшерә башласаң, әллә нинди нәтиҗәләргә килеп чыгасың. Район-шәһәргә яңа хакимият килүгә ул үзенең “эшмәкәрләрен” булдыра башлый. Аларга яхшы җир кишәрлекләре, яхшы заказлар бирелә. Статистикада алар “эшмәкәр” булып бара. Эшмәкәрме соң алар? Юк, билгеле. Чөнки район башлыгы алышынуга аларның “яхшы бизнесмен”лыгыннан көл генә кала. Шундыйларны статистикадан төшереп калдырсаң, эшмәкәрләр саны тагын да азаеп калачак.

Эшмәкәрләр үзләрен, гаиләләрен эшле иткән, хөкүмәттән нәрсәдер сорамый торган кешеләр. Алар икътисадтагы үзгәрешләргә чыдам, алар дөнья икътисадындагы тирбәнешләргә бик нык бәйле түгел. Әйтик, чит илләр пластмасса сатып алмый башласа, “Оргсинтез” өчен бу катастрофа. Ә кечкенә генә заводчыкта пластмасса калдыгыннан ләгән ясап яткан эшмәкәр өчен бу күренеш икътисади яктан файдалы да булырга мөмкин. Ләгән алучы апалар кимеми, ә чималга эчке базарда бәя үзгәрми.

Бензин бәясе кайчанга кадәр артачак? Дөрес җавап – Россия дәүләте булганда, артачак. Алтын чыккан җирендә кыйбат ди бит.

Татарстанда кече эшмәкәрлек тулаем продуктта 25 процент булуы бераз гына күңелне җылыта, билгеле.

ү
Фото: Рәшит Заһидуллин

Әдәби тел өстендә эшләргә кирәк!

Сүз азагында яраткан темам. “Әдәби тел”.

"Фәлән нәмәрсә өстендә эшли”. Татар телен чүпләгән сүзләрнең берсе. Телне ясалма итә торган бу сүзне бик еш кулланалар. Бу - урыс теленең тәэсире. “Работает над проблемой” дигән гыйбарәне турыдан-туры тәрҗемә итү нәтиҗәсендә туган чүп сүз. Алай язарга/сөйләшергә ярамый.

"Сарык йонын кырку өстендә эшли" дигән гыйбарә аңлашыла әле ул. Ә боларын ничек аңларга? “Хәзерге вакытта Эльмира Казанда яңа опера өстендә эшли”. "1598 мамадышлы булачак пенсиясен арттыру өстендә эшли”. “Ә хәзер инде яңа фильм өстендә эшли ул”.

Нәрсә өстендә генә эшләмиләр! Өстендә генә эшлиләр шул. Кайчан аска төшеп, астында да эшли башларлар инде.

Телевизордагы бер тапшыруда “Киләчәктә нинди спектакльләр өстендә эшлисез?” дигән сорау ишеткәч, калын пьесалар китабы һәм аның өстенә сузылып яткан зур ялкау мәче күз алдына килде.

Кем белә, бәлки, мин ялгышамдыр. Бәлки спектакль өстендә эшләүче режиссерлар да буладыр.

Сәхнә. Репетиция. Сәхнәдә - артистлар. Ә режиссер өскә – прожекторлар янына менгән дә, салмыш яктыртучыларны әрләп, аларны дөрес яктыртырга өйрәтә. Спектакль өстендә эшли бит!

Шулай була ул спектакль өстендә эшләү дип уйласак, режиссер спектакль астында да эшләргә тиеш. Ягъни, аска төшеп, тавыш режиссерлары белән эшли. Һәм спектакль уртасында да – артистлар янына чыгып басып, алар янында да эшләргә тиеш булып чыга. Әйбәт режиссер турында журналистлар: ул спектакль өстендә, астында һәм уртасында эшли дип сөйләргә тиешләр. Телевизордагы журналистның да соравы болай булырга тиеш иде:

- Ә сез киләчәктә нинди спектакльнең өстендә, уртасында һәм астында эшлисез?

“Өстендә эшли”гә кагылышлы бер кызык хәлне авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында сөйләгәннәр иде берзаман.

Совет заманы. Балтач районының беренче секретаре җыелыш уздыра. Ул вакытта бит инде укучыларны авылда калдыру дигән әйбер бар иде. Авыл балалары Казанга сызарга тели, шуларны үгетләп, фермада эшләргә калдырырга кирәк. Малайлар, гадәттә, начар укый, шуңа авылда болай да калалар. Әмма кызлар шәһәргә китә, кызлар авылда калмагач, егетләре дә китә. Ә фермада 40 килограммлы флягаларны күтәреп, тездән саз ерып сөт савырга кызлар юк. Шуңа күрә, беренче чиратта кызларны авылда калдырырга кирәк дигән нәтиҗәгә килгәннәр.

Беренче секретарь җыелышны ялкынлы өндәмә белән тәмамлаган:

- Җәмәгать! Безгә унынчы класс кызлары өстендә эшләргә кирәк!

Зал тулы ирләр – колхоз рәисләре, бу тәкъдимгә бик куанышканнар: беренче секретарь үзе кушкач, кем баш тартсын? Бик куанышып риза булганнар кызлар өстендә эшләргә. “Нәтиҗәле ысул, дөрес әйтте бу, шулай эшләсәк, кызлар авылда калыр” дип, шатланып таралышканнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100