Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Иблис кушты»: Башкортстанда бер ир, кеше йөрәген кисеп алып, башкалар күз алдында ашаган

news_top_970_100
«Иблис кушты»: Башкортстанда бер ир, кеше йөрәген кисеп алып, башкалар күз алдында ашаган
Фото: Башкортстан буенча Тикшерү комитеты

26 февральдә Башкортстанның Куергазы районында исерек ир-ат 65 яшьлек таныш түгел ирнең йортына керә һәм хуҗаның башына 3 тапкыр балта белән суга, аннан чыгып китә. Соңыннан ир-ат кибеткә бара, эчә, әмма түләргә акчасы булмый. Шуның өчен ир-атны административ тәртиптә кулга алалар. 3 көннән соң? ул кеше үтергәнен әйтә. Бу җан өшеткеч куркыныч вакыйга турында республиканың Тикшерү комитетына сылтама белән «Пруфы» сайты яза.

«Вести Башкортостана» басмасы хәбәр иткәнчә, 47 яшьлек җинаятьче корбанын балта белән сугып үтергәннән соң, аның йөрәген кисеп ала. Шуннан соң урамга чыгып тукталышка бара һәм шунда кешеләр каршында йөрәкне ашый башлый. Ашап бетермәгән өлешен шуннан узып баручы бер әбигә бирә һәм күмеп куярга куша. Ир-ат хокук сакчыларына, йөрәген дәвалау өчен, Иблис белән килешү төзегәнен сөйләгән. Ә «Иблис аңа, үтерелгән кеше җәннәткә эләксен өчен, элек үзе белән килешү төзегән башка кешене үтерергә кушкан".

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100