Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иблис, җен һәм шәйтан бер-берсеннән нәрсә белән аерыла?

news_top_970_100

Иблис, җен һәм шәйтан арасындагы аерма «Хозур дин турында» телеграм-каналында аңлатыла.

Шәйтан гарәп теленнән «шәтана», ягъни «ераклашкан», «ераклаштырылган» дип тәрҗемә кылана. Динебез буенча «шәйтан» сүзе «Аллаһының рәхмәтеннән мәхрүм ителгән мәхлүкъ» дип тәрҗемә кылына. Димәк, шәйтани зат җеннәрдән дә, адәмнәрдән дә була ала.

Ә җеннәр – нәкъ кешеләр кебек үк бер кавем, халык. Алар арасында да Аллаһыга иман китергәннәр һәм, киресенчә, Аңа буйсынудан баш тартканнар бар.

Иблис – Раббыбыз әмер биргәч, Адәм галәйһиссәламгә сәҗдә кылудан баш тарткан зат. Моның хакта Коръәни Кәримдә искә алына, диелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100