news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«ИБ төркеме» нишли? – Айсхана белән Джо бер ятакта

news_top
«ИБ төркеме» нишли? – Айсхана белән Джо бер ятакта
Фото: Илсөя Бәдретдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

«ИБ төркеме» яңа сезон өчен фильм төшерә. Аның бер өлеше Илсөя Бәдретдинованың йортында узган.

«Биредә бергәләп яшәсәк тә булыр иде», – дип белдерә чикләвек ашый-ашый Фәнзил Шәрифуллин. «Әйе, фатир да «снимать» итәсе булмас иде», – дип кушыла икенчесе.

«ИБ төркеме» өстәл артында йомырка белән сыйлана. Шуннан концерт директоры Гүзәл Карамиева икенче катка менгәнен күрсәтә. «Нариман (Илсөя Бәдретдинованың улы) бүлмәсендә нишлиләр икән?» – дип сөйләнеп менә ул. Ә Нариман караватында, юрган астыннан аякларын күрсәтеп, Джо белән Айсхана ята.

«Мин аларны өйрәтәм», – дип кушыла аларның аяк очында утырган төркемдәге видеооператор Илназ.

Нәрсәгә өйрәтә? Әлегә билгесез кала. Фильмны карап, барысын да белү өчен, киләсе сезонны көтәргә кала...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар