«ИБ» командасындагы бии-бии саксофонда уйнаучы Шәрипҗановларга күчкән. Куганнармы?
Җырчы Гөлназ Шәрипҗановага гаиләсе, төгәлрәк әйткәндә, иҗади гаиләсенең артуы хакында хәбәр итә. Алар төркеменә бу сезонда Илсөя Бәдретдинова төркемендә эшләгән саксофончы, җырчы Люция Мусина һәм Рөстәм Закировларның улы Айрат Закиров кушылган.
«Без ишәйдек. Айрат, дус-тату гаиләбезгә рәхим ит», – дип язган Гөлназ.
Гөлназның усал телле «подписчиклары» гына Айратның Илсөя Бәдретдинованыкы кебек көчле командадан китүендә интригалар эзләгән.
«Илсөя Бәдретдинова төркеменнән куганнармы әллә?» – дип кызыксынучыга Гөлназ: «Куып кына китеп буламыни ул? Үзең теләп китү ничегрәк сезгә, мәсәлән?» – дип җавап кайтарган.
«Илсөя Бәдретдинованың иң шәп командасыннан үзең теләп китеп буламы икән?» – дип шик белдергән икенчесе дә.
«Ничектер даимилеге юк бу музыкантның», – дигән комментарий да бар.
Айрат Закиров алдагы елларда Зөлфирә – Алмаз Мирзаяновлар төркемендә, аннары Илсөя Бәдретдинова командасында эшләгән иде.