Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«ИБӘК!», коронавирусны «Тәхеткә утырту» дип тәрҗемә итү: район сайтларына күзәтү

Узган елның декабрендә Татарстан районнары сайтларында яңалыкларның татарчага тәрҗемә ителешенә анализ ясаган идек. Ике ай үткәннән соң, сайтларны янәдән тикшереп чыгарга булдык. «Татар-информ» хәбәрчесе хаталарын таныган һәм танымаган районнарны ачыклап чыкты.

news_top_970_100
«ИБӘК!», коронавирусны «Тәхеткә утырту» дип тәрҗемә итү: район сайтларына күзәтү
Татарстан районнары сайтларыннан скриншот

Муниципаль район сайтларында татар рухы бармы һәм ул нинди дәрәҗәдә? Без Татарстанның 43 районы сайтларының татарча алып барылуына анализ ясадык. Бу анализдан соң Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе, вице-премьер Васил Шәйхразиев районнарның сайтлары хакында киңәшмә уздырды. Безгә билгеле булганча, районнардагы җаваплы җитәкчеләргә татарча хаталарны төзәтергә йөкләмә бирелгән.

Мин сайтларга яңадан анализ ясадым. Рейтингтан төшеп калган һәм киресенчә, хаталарын төзәткән район сайтларына тукталыйк.

Алабуга районы сайты рейтингта түбән урында кала бирә

Узган ел рейтингның иң түбән урынында Алабуга районы сайты иде. Кызганыч, Алабугалылар безнең күзәтүгә игътибар итмәде микән — сайтларында бер тамчы үзгәреш тә күренмәде. Хәтта район, авыллар турындагы белешмә дә рус телендә, бүлекләре татар теленә тәрҗемә ителеп бетмәгән. Дөньяда хәл итеп булмаслык мәсьәләләр юктыр да, ләкин Алабуга сайтының татарча булмавы статистиканы боза да куя…

Бүлекчәләре татарчага тәрҗемә ителеп бетмәгән районнар

Сайтларга кабат анализ ясый торгач, ике төп проблема ачыкланды — сайтта барлык бүлекләрнең дә татарча ителмәве һәм метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтүнең бик күп хаталар белән тәрҗемә ителүе.

Тәртип буенча башлыйк. Сайттагы бүлекчәләргә бик игътибар итми идек, ләкин бу юлы без аны рус варианты белән чагыштырдык: әйтик, районның рус телендәге сайтында «Район тормышы» бүлегендә 24 бүлекчә булса, татар вариантына күчерү белән ул 6га гына кала.

Димәк, түбәндәге район сайтларында барлык бүлекләрне дә татарчага тәрҗемә итеп бетерәсе булачак: Азнакай (Мәсәлән, кадрлар сәясәте бүлегендәге мәгълүмат рус телендә генә), Алексеевск (Мәсәлән, «жизнь района — район тормышы”ның рус телендәге бүлеге 20 бүлекчәдән тора, татарчасы бары тик 4 кенә. «Документы» — кәгазь бүлегенең рус телендәге варианты 12 бүлекчәдән торса, татарчасы нибары 4тән генә).

Башка шундый ук мисаллар Апас, Арча, Аксубай, Әгерҗе, Әлки, Әтнә, Буа, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Лаеш, Минзәлә, Мөслим, Саба, Спас, Тәтеш, Чирмешән, Чистай, Югары Ослан, Ютазы район сайтларында күзәтелә.

Метеорологик күренешләр турында кисәтүне татар теленә дөрес тәрҗемә итү — район сайтлары өчен җан ярасы

Моны мин зур глобаль проблема дип саныйм. Метеорологик күренешләр турындагы текст, гадәттә, озын була. Аны, күрәсең, озак тәрҗемә итеп утырмас өчен, машина тәрҗемәчесенә генә «куеп» алалар ахры. Нинди генә текст очрамады: кемнәрдер тырыша-тырыша төзәтергә омтылган, җөмләләр төзек булмаса да, мәгънәсен аңлап була.

Алексеевск, Биектау, Зәй, Лаеш, Теләче кебек районнар исә бөтенләй татарчага тәрҗемә итеп азапланып тормаган.

Азнакай районында машина-тәрҗемәчедән файдаланып, русчалы-татарчалы текст килеп чыккан. Аны башваткыч сөйләгән кебек тә укып булыр иде: «Көчле занослар шартларында сез бинада блокланган булып чыксагыз, сак булыгыз, паникасыз, занослар аркасында мөстәкыйль рәвештә (булган корал һәм кул астындагы акчалардан файдаланып) чыгу мөмкинлеге юкмы икәнлеген ачыклагыз.

Выставьте алдында автомобиль һәм аның артында предупреждающие билгеләре, бу мөмкин срубленное агач яки теләсә нинди аерым әйберләр.

Әгәр автомобиль ватылган икән, паникуйте. Ничек гамәлдә соң көчле буран», — дип язылган. Шундый ук дөрес булмаган автомат-тәрҗемәләр Апас, Балтач, районнары Югары Ослан, Мөслим районы сайтларында да бар.

Орфографик хаталар

Андый хаталар арасында авыл исемен татарча дөрес язмаган сайтлар очрады. Мәсәлән, Азнакай районы сайтында Якеево авылын татарча Який дип язып куйганар. Моннан тыш, авыл турындагы мәгълүматларда да орфографик хаталар очрады.

Апас районы сайтында Тәүгелде авылы фермасын татарча сайтка Твгелде дип язганнар.

Мамадыш районы сайтында «Түбән Сон авылында халык җыены узды» дигән хәбәрдә авылның исеме Сөн дип язылырга тиеш иде. «Усалилылар ярминкәгә чакыра» дип исемләнгән хәбәрдә дә авылның исемен татарча язмаганнар, Үсәли булырга тиеш.

Актаныш районы сайтында машина тәрҗемәсен куллану сәбәпле, хәбәрләргә инглиз сүзләре кереп киткән: «Roadлда туктагыз, Warmылы булу һәм азык-төлек белән тәэмин итү өчен чаралар күрегез», — диелгән һава торышы хәбәрендә.

Спас районы сайтындагы «Үзәк модель китапханәсендә Д. Г.Мөхәммәтшинның „Үткән юл“ китабын тәкъдир итү булды» дигән хәбәрдә «Болгар шәһәрчеге памятниковәлләрен саклауга һәм реставрацияләүгә, Болгар һәйкәлләрен туристик күрсәтүне оештыруга зур өлеш кертте» дигән хаталы җөмлә бар.

Балтач районы сайты хәбәрләренең кайбер текстларында кушымчаларда, тамыр сүзләрдә хаталар күрдек (хезмәт итәлэр, 23 нчы январь конне)

Мөслим районы сайтында татар клавиатурасы кулланылмаганга күрә, тәрҗемә ителгәннәрендә орфографик хаталар бар дип язган идек, үзгәрешләр күзәтелмәде. Кайбер сүзләрдә түбәндәге орфографик хаталар күзәтелде: Тойгельде (Тойгелде) авылы, Варяшбаш (Вәрәшбаш) авылы, чангы (чаңгы), тэкъдим ителләр һ.б.

Саба районы сайтында «М.Джәлил әкияте» дигән хәбәр дә очрады. Монда аңлатып тору да кирәкмидер инде. Җәлилне Джәлил дип язганнарын беренче күрәм. Игътибарсызлык аркасындадыр дип ышанып калабыз. Көн сүзен кон дип язганнар һ.б.

Теләче районы сайтында «Зимняя природа» дигән рус телендәге хәбәр очрады. Тексты татар телендә язылса да, орфографик хаталар күзгә чалынды. «уткәрелде», «узләренең», «буләк» кебек сүзләрдә «ү” хәрефе урынына «у” хәрефен куеп язганнар. Киләчәктә ү хәрефен у белән бутап язмаек тагын…

Кыскартылма сүзләргә аңлатма бирелмәү

Алексеевск районы сайтында аббревиатураларга аңлатма бирелмәгән. Мәсәлән, бер хәбәрдә РҮХ аббревиатурасы очрады. Нәрсә икәне текстта да аңлатылмаган.

Баулы районы сайтында, мәсәлән, «Баулы халкын „Татарстан Республикасының иң яхшы ел ТИҮ“ конкурсында катнашырга чакыралар» дигән хәбәр аңлашылмады. ТИҮ — татар иҗтимагый үзәге дип беләбез, монда сүз нәрсә турында бара?

"Ү" урынына "у" язу еш очрый торган хата. Тәтеш районы сайтында, мәсәлән, «МБУ МПК „Подвиг“ хәбәр итә» дигән хәбәрдә «ү» хәрефен «у» дип язганнар һәм хәбәрдә язылган аббревиатураларга аңлатма бирелмәгән.

Спас районы сайтында «Спас» ДТКТ башлыгы Костин Е. С. балалар иҗат йорты укучыларына «Парклар маршы 2021» экологик акциясендә катнашкан өчен грамоталар тапшырды» хәбәрендә баш хәрефтән язылган аббревиатурага аңлатма бирелмәгән, хәтта текст эчендә дә аңлатманы таба алмадык. ДТКТ нәрсә була икән?

Уңай мисал да китерик. Балык Бистәсе районы сайты безнең тәнкыйтьне күреп микән, хаталар төзәтелгән. Район хәбәрләрендә кыскартылма сүзләргә (аббревиатураларга) аңлатма бирелмәгән дип язган идек, «Хөрмәтле Балык Бистәсе районы салым түләүчеләре» дигән хәбәрдә «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәк» дәүләт бюджет учреждениесе (алга таба — КФҮ)» дигән аңлатмалар күрдек. Димәк, тикшерүебезнең нәтиҗәсе бар дигән фикер кала.

Аңлаешсыз башисемле хәбәрләр

Боларын хата дип атау бик үк дөрес тә булмас, бәлки, әмма бүгенге заман укучысы аңлаешлы башисемнәр таләп итә. Шуңа да монысын киңәш дип укысагыз, дөресрәк булыр.

Алексеевск районы сайтында башисем аңлашылмый — «Хезмәт өчен билгеләнгән» — кемне билгеләгәннәр, кем билгеләгән? Текст эченә кереп карагач кына без район алдынгылары РФ Президенты Владимир Путин бүләкләренә һәм Үзәк сайлау комиссиясе рәхмәт хатларына лаек булганнарын белә алабыз.

Икенче мисал: «Тагын иң яхшылары» — кемнәр яхшылар, ни өчен? Шулай ук аңлашылмаган башисем. Текстка баскач кына ТР Спорт министрлыгында ТРның иң яхшы тренерларын һәм спорт мәктәпләрен бүләкләгәннәрен беләбез.

Кукмара районы сайтында хәбәрнең башисеме шулай ук дөрес төзелмәгән. «Класс сәгате «Интернет-дусмы, дошманмы?» дигән башисемле хәбәр очрады. «Интернет-дусмы, дошманмы? дигән класс сәгате узды» диелсә, дөресрәк булыр иде.

«Интернетны беләсеңме!» дигән башисемле хәбәр дә очрады. «Интернетны беләсеңме?» темасына әңгәмә дип куйсалар дөресрәк булыр иде.

Бер башисем бөтенләй тәрҗемә ителмәгән, гәрчә текстта тәрҗемә ителгән булса да. «Урок здоровья «Не привыкай к плохому» дип язылган. «Начар гадәт белән дус булма» дигән темага сәламәтлек дәресе үтте, диелгән текстта.

Саба районы сайтында: «мә авыл җирлегендә «Лыжня России 2022» — «Лыжня Татарстана 2022» дигән хәбәр дә очрады. Авылның исемен язып бетермәгәннәрдер дип уйлыйм, яки ялгышлык белән баштагы ике хәрефе юкка чыккан. Текст эчендә «мә» авылының «Эзмә икәнен күрәбез.

Җөмлә төзелеше дөрес булмау очраклары

Текстларда җөмлә төзелешенә бәйле хаталар бар. Берничә мисал китерик.

Кама тамагы районы сайты: «Мастер–класс „Жостов подносы“ пластинография техникасында». Ул башисем болай булырга тиеш иде: Пластинография техникасында «Жостов подносы» дигән мастер-класс узды.

Сүз уңаеннан, узган тикшерүдә «отключение воды» сүзен «су алу» дип язган булсалар, бу юлы андый хатага тап булмадык, «су бирелмәячәк» дип язганнар.

Мамадыш районы сайтында «Хисләрне белдерү» көне дип үзгәрттеләр Мамадыш яшьләре 14 нче февраль көнен» дигән хәбәрдә җөмлә төзелеше дөрес түгел. Мамадыш яшьләре 14 нче февраль көнен «Хисләрне белдерү» көне дип үзгәртте» дип тәкъдим итеп булыр иде.

Турыдан-туры тәрҗемә

Калькалар бик күп, чөнки күбесе машина-тәрҗемәчедән файдаланган.

Мәсәлән: Алексеевск сайтында «Мәхәббәт барлык яшьтә дә буйсынучан» дигән башисемле хәбәрнең тексты мондый җөмләләр белән башлана: «Язма хакыйкать! Ләкин без бу хәбәрне башкача атый алмадык». Бу хәбәрне язучы үзенчә шатлыклы хис-кичерешләрен белдерергә теләгәндер. Чыннан да, 71 яшьлек апа белән 81 яшьлек абый, ниһаять, рәсми төстә язылышкан. Башисемне дә «Любви все возрасты покорны» дип атарга теләгәннәрдер. Әмма турыдан-туры тәрҗемә һәм стилистиканы үтәмәү шулай ук хаталар рәтенә кертелде.

Кукмара һәм Чистай районнары сайтында метеорология буенча кисәтү хәбәрендә «кечкенә генә кар» сүзтезмәсе очрады. Русчасы: «небольшой снег» дип яңгырый. Бу урында бераз яки урыны-урыны белән кар яву көтелә дип тәрҗемә итү дөресрәк булыр иде.

Питрәч районында бер хәбәрдә исә «төнлә кар зур түгел» дип тәкъдим иткәннәр.

Техник хаталар

Минзәлә районы сайтында кайбер хәбәрләрдә техник яктан хаталар киткән: «Ярдәм чаралары турында» дигән хәбәрдә «Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы сәнәгать предприятиеләрендә төп сыйныфлар буенча (CAD/CAE/CAE/CAM/PLM/PDM/MDM / MDM һ.б.)»

Теләче районы сайтында кайбер хәбәрләрдә хаталар бар. Мәсәлән, «Муса Җәлил — безнең күңелләрдә» дигән хәбәрдә «Fwd: Алан 15.02, ОТВЕТИТЬОТВЕТИТЬ ВСЕМПЕРЕСЛАТЬ, Пометить как прочтенное», — дигән сүзләр кергән.

Тәхеткә утырту, яки үзенчәлекле тәрҗемәләр

Бу өлешне башкача атый алмадым. Без ишетмәгән сүзләргә дә тап булдым. Лаеш районы сайтында бик кызык тәрҗемәгә юлыктык.

«Татарстанда балаларга вакцинация ничек уза» дигән хәбәр текстында Татарстанда яшүсмерләрне тәхеткә утыртудан вакцинация башланды дигән җөмләгә тап булдым. Рус вариантында исә «Тәхеткә утыртудан» сүзе коронавирус сүзе булып чыкты.

«COVID-19 соң киңәйтелгән диспансеризация: сораулар һәм җаваплар» дигән хәбәрдә коронавирус сүзен текстта ничек кенә атап бетермәгәннәр: «коронавировкалы инфекция», «коронавировать инфекциясен», «коронавирутлы инфекция».

Чистай районы сайтында: «Игътибар! ИБӘК!» — дигән хәбәргә тап булдык. Ибәкнең нәрсә аңлатканын бүгенге көнгә кадәр белгән кеше юк. Һәрхәлдә, текстта ибәк сүзенә аңлатма бирелмәгән. Текстның рус телендәге хәбәрен карап кына «ибәк» сүзенең сораштыру икәнен белә алдык.

Шулай ук яртлаш тәрҗемә ителгән хәбәрләр дә очрады: «Метельга ничек исән калырга?» дигән хәбәрнең текстына игътибар итик: «Метельга трассада ничек исән калырга һәм, әгәр автомобиль кюветка киткән һәм көрткә эләксә, нишләргә?»

Логик хата

Лаеш районы сайтында «Әти, әнине һәм хоккей яратам!» дип исемләнгән хәбәрдә «хоккей буенча саллы ярышлар» булачагы турында язылган. Хоккей ничек, ни рәвешле саллы була аладыр ул? Аңламадык. Хәбәрнең рус вариантында исә «весёлые соревнования по хоккею» дип бирелә.

Кеше исемнәре юл хәрефләре белән язылган

Спас районы сайтын калька белән иң күп мавыккан сайт дип басым ясыйсы килә. Хәбәрләрдә автомат тәрҗемәче кулланылган.

«Семинарда район башлыгы Ф.в. Мөхәммәтов, район башлыгы урынбасары С. и. Тюнев», — дип бирелгән иде.

Фактик хата һәм төгәлләнмәгән җөмләләр

Яңа Чишмә районы сайтында шактый хаталар очрады.

Метеорологик мәгълүматны автомат-тәрҗемәчедән тәрҗемә иттергәннәр. Хәтта фактик хата да очрады: «1922 елның 19 феврале», — дип язганнар. Төгәлләнмәгән җөмләләр дә очрады. Мәсәлән, «Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре «Алтын ачкыч» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «синең батырлык гасырлар буена онытылмас!» хәбәрендә хәбәр сүзне күрмибез.

Хәбәрләр аз куелган районнар

Әтнә районы сайтында 19 гыйнвардан 8 февральгә кадәрге аралыкта көн саен «Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү» дигән хәбәрдән тыш, башка яңалык булмаган ахры. Әле дә ярый кисәтү бар, күрәсең, районда яки республикада бер вакыйга да узмаган. Шундый ук хәл Балык Бистәсе районында да күзәтелә.

Биектау районы сайтында без караганда яңалыклар ярты ай урнаштырылмаган иде.

Рейтингның иң югары рәтендә торган сайтлар

Инде иң куандырган мизгелгә дә килеп җиттек: рейтингта югары урыннарны алып торган район сайтлары да бар. Аксубай, Баулы районы сайтларында яңалыклар еш бирелә башлаган, афәрин!

Әлмәт, Буа, Зәй, Түбән Кама, Лениногорск, Нурлат, Яшел Үзән районнары сайтлары татар теленә идеаль тәрҗемә ителә. Башка район сайтларына үрнәк була ала.

Әгерҗе, Кайбыч, Тукай, Чирмешән, Чүпрәле районнары сайтында бәйләнерлек хаталар табылмады, метеорологик күренеш турындагы хәбәрләрен төзәткәннәр.

Апас, Актаныш, Балтач, Питрәч, Саба, Сарман, Спас, Теләче, Кукмара, Мамадыш, Менделеевск, Чистай районы сайтларында хаталар табылса да, хәбәрләр ягыннан бик актив сайтлар. Хаталарны төзәтү шарты белән генә активлык өчен дә мактап үтәм.

Җитәкчеләр сүзе: «Монда теләк һәм игътибарлык кирәк»

Татарстан муниципаль район сайтларында, күргәнебезчә, куанырлык күрсәткечләргә караганда, көенерлекләре күбрәк. Сайтны татарча алып бару мәсьәләсе кайчан хәл ителер? Моның өчен җаваплы кеше булырмы? Проблеманы хәл итү юлларын Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров тәкъдим итте:

— Ике дәүләт теле республика күләмендә кулланылырга тиеш. Бу мәсьәлә һәрдаим Татарстан хөкүмәтендә ТР Премьер-министры урынбасары-Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев тарафыннан район башлыклары дәрәҗәсендә җитди рәвештә алып барыла, мониторинг үткәрелеп тора.

Татарстан Республикасының дәүләт телләре турындагы кануннарын гамәлгә ашыру хакында уздырылган мониторинг нәтиҗәләре бар. Районнар сайтларда киткән хаталары турында яңадан безгә хәбәр бирә. 

Тәрҗемәчене өстәмә эш буларак түгел, ә рәсми рәвештә аерым штатка кертеп эшләтергә кирәк. Һәр районда андый мөмкинлек бар. Бу мәсьәләне һәр район башлыгы карамагына куярга кирәк, — диде ул.

Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев сүзләренчә, бу мәсьәләне системалы рәвештә хәл итмәкче булалар.

— Хәтта элмә такталарда да хаталы язулар килеп чыга, бу очракта Татарстан Фәннәр академиясе хезмәткәрләре киңәшләре белән ярдәм итә. Сайтларда татар телендә хаталы тәрҗемәне булдырмас өчен, без һәр авылда тәрҗемәче алырга киңәш итәбез. Шул ук вакытта, интернеттан машина-тәрҗемәчедән дә файдаланып була. Ләкин монда теләк һәм игътибарлык кирәк. Бөтен муниципалитетта, һәр районда тәрҗемәче штаты бар, алар эшкә алынган, — дип аңлатты ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100