Иҗади гаилә Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаева туганнарының махсус хәрби операциядә хәбәрсез югалган улының һәлак булуын хәбәр итә.
Ләйсән Гыймаева хәбәр иткәнчә, туганнары махсус хәрби операциядә 1,5 ел элек хәбәрсез югалган булган.
«Бер туганыбызның улын алып кайттылар. И Раббым… Баласын югалткан ата-аналарга сабырлык һәм көч бир! Табигать тә елый бүген», – дип язган Ләйсән Гыймаева, яңгыр яуган фото куеп.