«Ваһапов» фестивале Гран-при иясе, Татарстанның атказанган артисты Ранис Габбасовның хәләл җефете Гөлия Сәгыйтова белән яңа җыры чыкты.
«Хушлашма» җырының авторлары – Нәкыйп Галимов һәм Илфат Дәүләтшин.
«Балачактан бу җырны яратам. Габделфәт Сафин репертуарыннан», – дип язган ул.
«Хушлашма, хушлашма, хушлашма,
Кулларыңны алма кулымнан.
Ялгызымны гына җибәрмә син
Бу катлаулы тормыш юлыннан...»