news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Иң яхшы кияү» Мөнир Рахмаев бабасы әйткәнне генә аңлый

Җырчы бабасы белән подвалдан су чыгарган видео куйган.

news_top
«Иң яхшы кияү» Мөнир Рахмаев бабасы әйткәнне генә аңлый
Салават Камалетдинов

Җырчы Мөнир Рахмаев хатынының әти-әнисе йортында кияү хезмәте күрсәтә. Бабасы белән подвалдан су чыгара.

Видеода хатынының әтисе подвалга төшә. Мөнир «барысы да яхшымы» дип сорый. «Яхшы, бата башласам акырам мин», дип җавап бирә бабасы. Мөнир чиләк белән суны күтәрә дә, дөньясын онытып утыра. Хатыны суны түгеп, яңадан бирергә кирәк ди. Кияү бабасы әйткәч кенә аңлап ала һәм чиләктәге суны чәчәккә, җиләккә сибә.

Мөнирнең хатыны «саграк кына сип инде», дип кисәтеп тора.

Мөнир үзе йөгерә-йөгерә су ташый, шул арада «үзизоляциядә якыннарыгыз белән бергә булыгыз, бабайларыгызга ярдәм итегез», дип тели.

«Салкын баз суын чәчәкләргә сипмиләр»;

«Мөнир, чәчәкләргә су сибә белмисең инде. Аларның төбенә әкрен генә, җайлап кына салырга кирәк суны, яфрак өстенә түгел»;

«Иң яхшы кияү», дип комментарийлар калдырган инстачылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар