Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иң яхшы кара чәй маркалары нинди?

Иң яхшы кара чәй маркалары нинди?

news_top_970_100
Иң яхшы кара чәй маркалары нинди?

“Росконтроль” белгечләре Россиядә сатылучы кара чәйләрнең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тикшергән. Бу хакта оешма сайтында урнаштырылган язмага сылтама белән “Известия” хәбәр итә.

Тестта 7 брендның эре яфраклы чәй үрнәкләре катнашкан. Болар: «Крепкие традиции», AKBAR, Tess, Riston, «Альманах», Lipton, Beta tea. Белгечләр сүзләренчә, тикшерелгән чәйләрдә агулы матдәләр һәм күгәрек күләме югары булмаган. Тикшерү вакытында металломагнит һәм башка чит-ят кушылмалар табылмаган. Иң зур минус – составтагы төрле пестицидлар, шул исәптән Россиядә тыелганнары да бар. Ләкин аларны микъдары зур түгел һәм рөхсәт ителгән күрсәткечләрдән шактый түбән.

Иң югары баллны Beta Tea вак бөртекле чәе (байховый) алган. Тикшергән күрсәткечләр буенча ул барлык стандартларга да туры килә. Аның белән бергә беренче урынга Tess цейлон чәйе дә лаек булган. Ул да барлык таләпләргә дә туры килә. Ләкин “Росконтроль” чәй кабындагы “бест” сортына игътибар иткән. Белгечләр сүзләренчә, бу бары тик маркетологлар хәйләсе генә. Чынлыкта исә, мондый маркировка юк. Шулай да бу чәй югары сорт таләпләренә туры килә.

Akbar, «Альманах», Riston чәйләре дә тикшерүне узган. Lipton һәм «Крепкие традиции» чәйләре кисәтүле исемлеккә эләккән. Беренче бренд органолептик күрсәткечләр буенча шелтә алган: чәй җитәрлек дәрәҗәдә тигез түгел, бөтерелгән, сабаклары шактый күп. Икенче чәй тәмсез һәм авызны бөрештерә торган дип табылган. Белгечләр сүзләренчә ул сорт буенча элек гамәлдә булган ГОСТ 1937-90 таләпләренә туры килми. Чәй югары сорт дип бирелгән, ә дегустация вакытындагы бәяләмәләр буенча – икенче сорт булган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100